
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 16.04.2014 09:35
- Автор: Венера
- Просмотров: 7885
Яңа ел -2012
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Яшел чыршы тирәсендә Кыш бабай белән Кар кызы сөйләшеп йөри.
Кыш бабай. Кара әле, Кызым, чыршыны бизәп куйганнар, ә аның тирәсендә берсе дә күренми. Куяннар да, Төлке белән Бүре дә, хәтта Убырлы да күренми.
Кар кызы. Әй, Бабакай, Бабакай... Монда ниндидер сер бар. Куянкай безне күптән чакырган иде инде. Барыбыз да җыелып беттек, бер Аждаһа гына юк дигән иде. Без җибәргән телеграмма да менә монда ята түгелме соң7 (чыршы төбеннән иелеп язу ала)
Кыш бабай. Нишләргә инде? (кесәсеннән телефон чыгара, каядыр шалтырата) алло, алло... ишетәсезме мине?
Кар кызы. (телефоннан сөйләшә) Хәзер, хәзер киләбез. Көтегез. Бүләкләребез дә бик күп. Җәнлекләр дә җыелып беттемени... безне көтәләрме? Юлны адашканбыз дисезме? Бабакаемның кулында карта белән компас та бар бит югыйсә... (Кыш бабайга) Тыңла әле. Без дөрес килмәгән монда. Алар Адав – Толымбай авылы мәдәният йортына җыелганнар, ди. Әйдә киитек, пар атлар белән килеп алабыз, диделәр. (чыгып китәләр)
Убырлы: Тр-р-р. Нинди җир бу? (иснәнеп) Адәм исе килә түгелме? Тукта әле, матурым. Мин кая эләктем? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда? Ә- ә - ә...Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана). Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.
Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?
Убырлы: Сәлам. Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.
Шүрәле: Әле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, урта мәктәп укучылары да нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.
Убырлы: Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?
Юлбарыс килеп керә.
Юлбарыс. Исәннәр-р-рмесез, дуслар-р-р! Сезнең белән очр-р-рашуыма бик шатмын. Чакыр-р-руны шатланып кабул иттем. Без Юл-бар-р-рыслар бик кыю халык.
Юлбарыс: Нинди җыелыш бу?
Шүрәле: Менә урман әбие үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.
Маймыл. Сәлам, дуслар! Яңа дуслар белән танышуыма мин бик шатмын. Мин яңалык яратам. Мин бик күп белергә телим, тагын мин бик-бик акыллы! (Убырлыга) Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!
Төлке килеп керә
Төлке: Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы? Мин списокка кердем микән?
Убырлы: (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.
Шүрәле: Куян елы үтеп барганга көенәдер инде ул.
Төлке: Куян елы? Эх-х-х, куян-куянкайлар....
Шулвакыт Шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.
Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай белән Кар кызы, Яңа ел юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.
Убырлы: Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.
( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый) Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?
Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының машинасы кабына, Шүрәле дә аңа утырып китә.
Куян. Нихәлләрегез бар? Без Куян халкы үзебезне зурлаганнарын, хөрмәт иткәннәрен, иркәләгәннәрен яратабыз.
Күсе. Мин, Күсе, уңыш киләчәген һәрчак сизәм, яхшы яшәргә мөмкин урыннарга иң беренче булып барып җитәм, куркыныч янаган урыннан иң беренче булып китәм.
Үгез. Мин сезнең бәйрәмгә килдем, чөнки мин һәрчак чакырган җиргә барам, мин ышанычлы, максатчан, шул ук вакытта кире дә.
Елан: Без, еланнар, уңайлылык, җылы һәм аларны безгә бирүчеләрнең барысын да яратабыз.
Ат. Сәлам, дуслар! Мин эшләргә, шулай ук яхшы ял итәргә яратам. Тик минем белән идарә итүләрен бер дә яратмыйм.
Кәҗә. Исәнмесез! Сезне күрүемә шатмын. Тик мине рәнҗетмәскә тырышыгыз. Без, кәҗәләр, йомшак күңелле, оялчан, мәрхәмәтлеләр. Мөгезебез барлыгын искә төшерергә дә мөмкинбез.
Әтәч. Кик-ри-кү-үк! Барыбыз да дус яшик, берүк! Без, әтәчләр, шат, көр күңелле халык. Шуңа күрә бәйрәмгә чакыруны да мин бик шатланып кабул иттем
Эт. Һау-һау! Соңга калмадыммы? Шулкадәр ашыктым, шулкадәр йөгердем. Минем иң яхшы сыйфатларым да - ышанычлылык, тугърылык бит. Миннән дә яхшы дусны таба да алмассыз.
Кабан. Әйе, дуслар, без тәртип, уңайлылык һәм иркенлек яратабыз. Без талантлы һәм кыю. Без 12 хайван исеме белән еллар аталган. Еллар бер-бер артлы уза, һәр хайван бер ел белән идарә итә, кешеләргә булыша һәм яклый.
Бүре. Кая берегез юк бит әле монда?
Төлке. Аждаһа Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә киләдер инде ул. 2012 нче ел бусагасын Аждаһа беренче булып атлап керәчәк.
Убырлы белән Шүрәле яңадан әйләнеп керәләр. Сәхнәгә залдан халык җыеп менәләр.
Убырлы. Ишеттегезме әле сез, Кыш бабай белән Кар кызы __________кеше җырласа гына киләм диде.
Шүрәле. Дөрес, дөрес, әгәр дә __________________ бүгенге бәйрәмгә багышлап берәр номер күрсәтсә, бүләкләр бирәм, диде.
Төлке. Шулайдыр инде, Сезгә генә әйткәннәрдер. Менә минем дә телефоныма шалтыратып әйттеләр алар _________ җырласа, я биесә - без бик тиз килеп җитәчәкбез.
Әтәч. Киккерикүүүүк, кик-ке-ри- күүүүүк. Сәхнәдә җырлап – биеп күрсәткән кешегә минем бүләгем бар дигән хәбәр миңа да килеп иреште.
Ат. Ә менә миңа шундый эчтәлекле хат килде. Тамашачылар кулында номерлар бар. Алар лоторея уенын хәтерләтә. Откан кеше сәхнәгә күтәрелә.
1.Элек очсыз гына иде,
белми дә идек хакын!
җаннарыгыз хуш-мс чәчсен
бүләк итәбез-сабын! (хуш исле сабын алып бирә)
2. Елмайганда көлеп торсын,
тешләр-саулык тоткасы!
шуның өчен бүләк сезгә
теш чистарту щеткасы!
3. БАРСЫННАН ДА ГҮЗӘЛРӘК,
БАРСЫННАН ДА СӨЙКЕМЛЕРӘК!
МАТУРЛЫКНЫҢ СЕРЕ НИДӘ?
МОНЫҢ ӨЧЕН НӘРСӘ КИРӘК!(шампунь алып бирә)
4. КӨЗГЕГӘ КАРА ӘЛЕ!
ЧӘЧЕҢНЕ ТАРА ӘЛЕ!
МАТУР ТАРАК БҮЛӘК ИТӘМ,
БЕР БИЕП ҖИБӘР ӘЛЕ! тарак
5.ЙӨЗЛӘРЕГЕЗ БАЛКЫП ТОРСЫН,
ЯЗГЫ КОЯШ ШИКЕЛЛЕ!
ЧИСТА БУЛСЫН,ХУШ-ИС ЧӘЧСЕН,
ШУШЫ КРЕМ ШИКЕЛЛЕ!
6.СЕЙФЛАР ДА АЧЫП БУЛА,
ШӨРЕПЛӘРГӘ-ОТ ВИНТА!
КӨНКҮРЕШТӘ ИҢ КИРӘКЛЕ
БҮЛӘК СЕЗГӘ-ОТВЕРТКА!
7. СИҢА ШОКОЛАД ЧЫКТЫ,
МИҢА КОНФЕТКА ЧЫКТЫ!
БӘХЕТЛЕ ДӘ ИКӘН БИГРӘК!
1 КАП САЛФЕТКА ОТТЫ!
8.СЕЗГӘ ДУСЛАР ШУШЫ БҮЛӘК!
Скотч ОТТЫГЫЗ!
БИК КҮП СӨЙЛӘҮЧЕЛӘР БУЛСА,
АВЫЗЛАРЫН ЯБЫГЫЗ!
9. “Чиффирр” фирмасыннан иртән үзәк нерв системасын тынычландыру өчен махсус праперат. (1 пакет чәй)
10.БӘХЕТ ДУСЛАР ҮЗЕ СЕЗНЕ
БҮГЕННӘН ЭЗЛӘП ТАБАР!
БҮЛӘГЕБЕЗ АЧКЫЧ СЕЗГӘ,
КАЙСЫ ФАТИРГА ЯРАР!
11.МЕНӘ СЕЗГӘ БЕР ТӨЕНЧЕК!
ГАФУ ИТЕГЕЗ ДУСЛАР!
УЛ ТӨЕНЧЕКНЕҢ ЭЧЕДӘ
СЕЗГӘ БЕР СЮРПРЗ БАР!(чупа- чупс)
----------------------------------------------
12.КУНАКМЫ СИН,ТУГАНМЫ СИН?
УЗ ТҮРГӘ-ТОРМА КАРАП!
СЕЗГӘ ПРИЗ-ХУҖАЛЫКТА
ИҢ КИРӘК ӘЙБЕР-КАДАК!
13.ҮЛЕЛӘРНЕ ТЕРЕЛТӘ
БАБАЙЛАРНЫ СИКЕРТӘ!
Подряд бер бишне иснәсәң,
Үрле – кырлы сикертә!(борыч)
14.ЫЗГЫШ ЧЫГЫП ГАИЛӘДӘ
АЧУ КИЛЕП БАШ КАТСА!
МЕНӘ ШАРГА ТУТЫРЫГЫЗ
ПАРЫ ЧЫГА БАШЛАСА!( шар)
15. ЧЫНЫНА АКЧА ҖИТМӘДЕ
МОНЫСЫНДА УЙНЫЙ БЕЛ!
ДУСЛАР СЕЗГӘ БЕР ПРИЗ БАР
УЕНЧЫК АВТОМОБИЛЬ!
16.ҺӘРКЕМ БҮГЕН КҮҢЕЛ АЧА
ИРТӘГӘГӘ ЭШ КЫЕН!
СЕЗГӘ ТИГӘН БҮЛӘГЕБЕЗ
АВТОРУЧКА "ШПИОН"!
17. Яңа гына чыккан кыйммәтле, озак саклана торган, утка экономияле тузансуырткыч. (канат)
18. “Avon” фирмасыннан биттәге җыерчыкларны бетерү өчен эшләнгән файдалы крем – маска. (сөт ).
19. “Чип энд Дейл” фирмасыннан күзләрне ял иттерү өчен үтә күренмәле төсле телевизор" (көзге)
20. Ашыкканда һәм ачтан үлмәс өчен иң кирәкле коткару чарасы - МЧС. (Роллтон)
Убырлы. Бигрәк күңелсез икән бер иптәшең дә булмагач. Болар ничек күңел ачалар, ә без Кыш бабай белән Кар кызын һәм Яңа елны көтеп качып ятабыз. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмәкне алдым. Бәйрәмгә киярмен дип тырыштым инде.Тик берәү дә чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрәк күңелсез.
Шүрәле. Ә син сихерлә.
Убырлы. Бер, ике, өч, миндә сихер, миндә көч. Нәрсә күрәм алда?
Шүрәле. Убырлы, анда кемнәрдер җыелганнар, Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтәләрдер алар.
Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?
Шүрәле. Юк.
Убырлы. Хи-хи-хи! Менә эш табылды. (Җырлап-биеп, шатланып йөри.)
Шүрәле. Нинди эш, сөйләп бир әле.
Убырлы. Мине, чибәр апаларын, бәйрәмгә чакырмадылар алар. Барыбер бәйрәмнәрен бозам.
Шүрәле. Ничек итеп?
Убырлы. Беләсеңме, Кыш бабайны йоклатабыз.
Шүрәле. Минем дә сиңа булышасым килә.
Эт. Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.
Убырлы. Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезне- бар кешене дә шатландыра алам.
Кабан. Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.
Убырлы. Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем. Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.
“Сезам” бию төркеме биюе
Убырлы. Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.
Үгез. Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.
Убырлы. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.
Куян. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елда да килмичә калганы юк. Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле.
Барысы бергә. Кыш бабай, Кар кызы! Кыш бабай, Кар кызы!
Кәҗә. Чынлап та, җавап бирми Кыш бабай. Әбекәй, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле. Бу эшкә синең катнашың юкмы? Әйт әле, кая Кыш бабай?
Убырлы. (үчекләп) Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.
Елан. Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр, әгәр дә юлына син аркылы төшкән булсаң, кара аны.
Убырлы. Сез нәрсә мине куркытасызмы? Менә сынашып карыйк әле. Кем җитезрәк, хәйләкәррәк, акыллырак икән? Минме, сезме?
Маймыл. Без көч сынашып тормыйбыз, бары тик үзебезнең номерыбызны күрсәтеп китәбез.
Убырлы. Ярар, сез җитезлек белән, мин хәйләкәрлек белән алдырдым. Минем турыда матур итеп шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китертәм. Алайса гел Кыш бабай да, Кыш бабай...
Күсе. Убырлы-убырлы
Бөтен бите пудырлы.
Әй бизәнгән, ясанган,
Караучысы булырмы?
Бүре. Аяклары кәкре,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибәр, дип, масая.
Әтәч. Киткән Убырлы биеп,
Җыртык күлмәген киеп.
Аннан куркып урманда
Калмаган бер җанвар да.
Убырлы. Нишләп качсыннар ди, минем дусларым бик күп. Шүрәле, Дию, җен-пәриләр нихәтле. Сез мине үпкәләтәсез, менә аларны чакырсаммы? Ух!
Үгез. Юк, алар бүгенге кичәгә килмәсләр инде. ә менә яңа гына интернет аша хәбәр килде. Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел тиздән килеп җитәләр, ди.
Буратино. Бик матур икән монда,
Дуслар җыелган залга.
Утырганнар тезелеп,
Безләрдән нидер көтеп.
Ә сез безне тыңлагыз!
Тик кенә утырмагыз!
Алып килдек зур бүләк,
Өләшәбез бергәләп.
Сәгать уникене суга, кар бөртекләре оча.
Кыш бабай: Исәнмесез дусларым! Яңа ел белән барчагызны!
Кар кызы: Исәнмесез кадерле дуслар! Бәйрәм белән!
Кыш бабай. Яңа ел белән, дуслар!
Тәбриклибез без сезне.
Күп шатлыклар алып килсен,
Бүгенге бәйрәм көне.
Кар кызы. Ап-ак кар бөртекләре
Агартсын күңелегезне!
Яңа ел белән, дуслар!
Котлыйбыз Ихлас сезне!
Кыш бабай. Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,
Якты булсын бәйрәм көннәре!
Бәхет бураннары алып килсен
Яңа елның карлы җилләре!
Кар кызы. Яңа елга алып керик
Тынычлыкны, шатлыкны,
Хезмәтне һәм хөрмәтне,
Бәхетне, тырышлыкны,
Татулыкны, дуслыкны!
Төлке: Саумы , Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Хәерле сәгатьтә.
Аждаһа: Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!
Яңа йортның ишеген ачкан кебек
Сезнең янга мин дә килеп кердем,
Нигезләрем минем ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Беләм, миннән һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.
Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
АҖДАҺА. Хөрмәтле тамашачылар, сезнең алдыгызда хөрмәт белән өч башымның өчесен дә иям. Эшләрем күп булуга да карамастан мин сезнең белән очрашуга бик теләп килдем. Гомумән алганда мин текә, көчле, эшчән.
Шүрәле: Ай-яй матур икән безнең Кар кызы. Шундый матурлыгың белән син матур җырлар да җырлыйсыңдыр.
Кар кызы: Әйе дусларым. Сезне бәйрәм белән котлап җыр башкарасым килә.
Кар кызы җырлый.
Юлбарыс: Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичә,
Китмисең биемичә.
Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бәйрәменә килеп,
Булмас биеми калып.
Кыш бабай биюе
Буратино. Тышта буран, тышта салкын
Ә безгә җылы кирәк.
Бүре әфәнде җырласын
Бәйрәмне ямьләп, бизәп.
Кар кызы: Әйдәгез бөтенебез бергә бер уен уйныйбыз. Мин рус телендә шигырь укыйм, ә сез тавышлар белән ярдәм итәсез.
Кар кызы: В лесу у елки в Новый год идет веселый хоровод. Усевшись крепко на суку, кричит петух.
Барысы: - Ку-ка-ре-ку
- И каждый раз в ответ ему, мычит корова.
Барысы: - Му-му-му.
- Сказать певцом хотела «браво», но вышло лишь у кошки.
Барысы: - Мяу.
- Не разобрать никак слова, твердят лягушки.
Барысы: - Ква-ква-ква.
- И что-то шепчет снегирь смешная хрюшка:
Барысы: - Хрю-хрю-хрю.
- И улыбаясь сам себе, запел козленок.
Барысы: - Бэ-бэ-бэ.
- А это кто там на суку? Кукушка крикнула.
Барысы: - Ку-ку.
Убырлы. Бик күңелле сезнең белән
Мине яратасыз, беләм.
Онытмагыз чакырырга
Киләсе елга да киләм.
Кыш бабай: Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
Хушыгыз дусларым , киләсе елга кадәр.
Кар кызы: Зур өметләр белән каршылыйбыз
2012 нче ел башын,
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың.
Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгә иминлек, матурлык, татулык телим.
Аждаһа: Тулып торсын мул табыннар
Дуслар җыелып торсын
Шатлыклардан күңел тулсын
Кылган эшебез уңсын.
Төлке. Яңа бер яшь бүләк итә
Яңа ел һәр кешегә.
Бүләк итә илһам көче
Сызланмаска эшендә.
Маймыл. Яңа ел йөрәк түрендә
Бәйрәмнәрнең эзлесе.
Шатлык һәм куанычларның
Йөздә балкый билгесе.
Бүре. Әйдәгез, кадерле дуслар, яшел чыршы тирәли бер җырлап әйләник тә, үзебезнең юлыбызны дәвам итик.
Җыр. “Яшел чыршы”, “В лесу родилась елочка ”


