header

Четверг, Июль 16, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе “Беренче гимназия тарихы” Башкарды: Галиуллина Алисә Илдар кызы 7 сыйныф укучысы Фәнни җитәкче: Исмәгыйлева Дилә Гомәр кызы 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Лаеш-2014 Лаеш Татарстан Республикасының Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Район үзәге территориясе буенча зур түгел. Ләкин Лаеш шәһәрендә генә 8 уку йорты бар, шуларның берсе безнең беренче гимназия. Гимназия үзенең бай тарихы, күренекле шәхесләре, талантлы укытучылары һәм укучылары белән аерылып тора. Шуңа күрә без җитәкчем Исмәгыйлева Дилә Гомәр кызы белән үзебезнең гимназиябезнең тарихын тирәнрәк өйрәнергә булдык. Әлеге фәнни–тикшеренү эшебезнең максатлары түбәндәгеләр: 1. Беренче гимназиянең тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштыру; 2. Гимназиянең тарихын, шәхесләрен, укытучыларын, үзенчәлеген өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил, конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп тәрбияләү; 3. Укучыларда ветераннарга, күренекле шәхесләргә, укытучыларга карата хөрмәт, горурлык хисе булдыру. Бурычлары: – әлеге тема буенча эш системасын булдыру; – өйрәнү өчен әдәбият, материал туплау; – әйләнә – тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү (ветераннар белән очрашу, мохтаҗларга ярдәм, хәйрия эшчәнлеге); – укучыларны туган яктан чыккан күренекле якташлар үрнәгендә тәрбияләү. 1816 нчы елның июлендә беренче булып, профессор Кондырев училищеларны ачып җибәргән. Моны ачарга азсанлы һәм урта хәлле, әмма миллекчеләр җәмгыяте һәм шулай ук шәһәр җитәкчелеге этәргән. Ул кыска вакыт эчендә эшләнелгән. Шәһәр кешеләре ел саен 500 сум күләмендә акча күчерергә килешкәннәр. Лаеш алпавытларының әйдәп баручысы подполковник һәм кавалер Евсеньев 1300 сум акча җыйган. Шулай ук төрле әхел кешеләре ярдәм иткәннәр. Училищеның штаблы күзәтүчесе алпавыт Пётр Грубев булган. Шәһәр кешеләре, алпавытлар, Лаеш аша үтүчеләр акчалата 2184 сум, 105 сумлык кием-салымнар биргәннәр. Укытучылар өчен китапханә, ә укучылар өчен сатуга китаплар тәгъдим ителгән. Училище шулай ук карталар, глобус, җиһазлар һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителгән. Ике укытучы билгеләнгән – Жданов һәм Введенский. Лаешта беренче тапкыр парта артларына 37 укучы утырган. 1817 нче елның маенда Лаеш шәһәрендә икееллык халык училищесы ачылган. Училищеның ачу тантанасы 10 нчы майга билгеләнгән. Өяздә һәм шәһәрдә училище ачылу вакытын игълан иткәннәр. Алпавытлар, чиновниклар алдында сыйныфларда укулар җырчылар хоры һәм симфонияләр белән танталы рәвештә ачылган. Өлкән укытучы Жданов уставтан статьялар укыган. Шулай ук училищены ачуда ярдәм иткән кешеләрнең исемнәрен әйтеп үткән. Кичләрен алтын белән эшләнелгән “Өяз училищесы” дигән язма махсус яктыртылган. 1865 нче елны Лаешта училище карамагында хатын – кызлар гимназиясе һәм шәһәрнең дүрт сыйныфлы ир – атлар училищесы ачылган. Гимназиянең беренче директоры Мельников булган. 1917 нче елның августында янгын вакытында училище һәм гимназия биналары янып көлгә әйләнгән. Гимназия бинасы яңадан төзекләндерелгән. 1920 нче елда II нче дәрәҗәле тугызъеллык мәктәп ачылган. Мәктәптәпкә Е.И. Литкенс исеме бирелгән. 30 нчы елларда тугызъеллык урынына җидееллык укыту кертелгән, ә мәктәп “ Күмәк хуҗалык яшьләре “ исеме белән аталган. 1935 нче елдан урта белем бирүгә күчү башланган һәм сигезенче сыйныф ачылган, ә 1936 нчы елда исә тугызынчы сыйныф ачылган. 1937 нче елның 15 июнендә беренче уньеллык белем алучыларның чыгарылышы булган. Мәктәпне тәмамлауга ук, Бөек Ватан сугышына китеп, фронттан әйләнеп кайтмаган яшь егет һәм кызларыбыз шактый. Ватанны саклап сугышта һәлак булганнар: Евгений Шевчук, Виктор Коновалов, Николай Иринархов, Аркадий Казаков, Анатолий Жедяевский һәм башкалар. Сугыш еллары кешеләргә күпме генә авырлыклар, кыенлыклар китерсә дә, халык бирешмәде, башын өймәде, алга таба атлады, белемгә омтылды. 1974 нче елда мәктәптә укучылар саны бер мең егерме өч кеше булган. Мәктәпкә Сокуры, Бима, Каип, Державин, Пальцовка һәм башка авыллардан килеп укыганнар. 1977 нче елда Н.Н. Воронина җитәкчелегендә мәктәп музее ачылган. Укучылар материал җыюда актив катнашканнар. Хәзерге көндә ул эшне Нина Николай кызының укучысы тарих укытучысы Лариса Федор кызы Борисова башкара. Ул үз эшенә зур җаваплылык белән карый. Музей бик матур итеп эшләнгән, анда тарихи материалларның бай булуы, эстетик яктан бизәлеше гимназиябезнең тарихын һәм якты киләчәген күрсәтеп тора. 1977 нче елда 25 укытучы катнашуында мәктәп беренче тапкыр аттестация узган. 1985 нче елда Җиңү көненең 40 еллык уңаеннан сугыш елларында һәлак булган укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар истәлегенә обелиск куелган. Ел саен 9 нчы майда, 22 нче июньдә митинглар, линейкалар, хәтер кичәләре оештырыла. 1 нче сентябрьдә беренче сыйныф укучылары, 25 нче майда 11 сыйныф укучылары чәчәк бәйләмнәре куялар. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләр бик күп. Шулардан дәүләт премиясе лауреатлары: Анцыгин Виталий Александр улы, Ларионов Борис Иванович , Магсумов Наил Назип улы, Тюрикова Раиса Павел кызы. Фән кандидатлары: Митрафанов Юрий Александр улы, Волкова Екатерина Михаил кызы, Зарипов Сергей. Шулай ук безнең мәктәпне язучы Анатолий Константин улы Белозёрцев тәмамлады. Хәзерге көндә ул Россия язучылар берлегенең члены. Хәзерге вакытта күп кенә укытучылар үзләре шул мәктәпне тәмамлап, укучыларга белем бирәләр. Шулар арасында: Потапова А.П., Варина В.М., Родионова Л.Н., Борисова Л.Ф., Никонорова Л.А., Каюмова Р.Р., Ефремова Н.В., Конурова Т.А, Аникина Е.В., Суханова Е.В., Закирова Э.Н., Муртазина А.З., Баляева Ю.А. Бүгенге көндә гимназиядә 30 укытучы укучыларга белем бирә. 5 укытучы югары категорияле, 13 укытучы беренче категорияле, 6 укытучы икенче категорияле, 4 укытучы читтән торып югары белем ала. Гимназиядә 303 укучы укый. 2002 нче елда безнең мәктәп Татарстан Республикасы укучыларына сәламәтләндерү программасын актив рәвештә гамәлгә ашыруда “Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда бронза дәрәҗәсенә ирешкән мәктәп” исеменә лаек булды. 2008 нче елда “Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда көмеш дәрәҗәсенә ирешкән мәктәп” исеменә лаек булды. 2008 нче елда мәктәпкә гимназия статусы бирелде. Гимназиядә төрле чаралар оештырыла һәм аларның күбесе традициягә әйләнде. Укучылар ел саен район, республика олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашалар һәм урыннар алалар. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, спорт белән кызыксыну уятыр өчен гимназиядә төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли. Ел саен укучылар укытучылары белән театрларга, музейларга, истәлекле урыннарга баралар. Гимназия укучылары мәктәп ветераннарына ярдәм итәләр, концертлар, очрашулар оештыралар. Соңгы елларны гимназиядә Президент сайлаулары уза, анда укытучылар һәм 5-11 сыйныф укучылары катнаша. 2005 нче елда бинага капиталь ремонт үткәрелде. Яңа җиһазлар, интерактив такта, тулысынча башлангыч сыйныф һәм химия кабинетлары белән тәэмин ителде. Дәресләр якты һәм зур кабинетларда үткәрелә. Укытучылар дәресләрне яңа информацион технологияләр кулланып үткәрәләр. Без, укучылар, киләчәк буын кешеләре – тарихыбызны, киләчәгебезне үстерүдә зур өлеш кертергә тиешбез. Мәктәп – гыйлем чишмәсе ул, Изге аның исеме, Караңгыдан тартып алып Нурландыра кешене.

У вас нет прав для создания комментариев.