
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 15.02.2014 18:49
- Автор: Галия Юнисовна
- Просмотров: 3240
Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уяту, туган телебезнең байлыгын, нәфислеген сиземләргә, туган телне, милли йолаларны саклау, туган якка мәхәббәт, табигатьне ярату, шәфкатьлелек сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү максатларын күздә тотып без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрдек.
Программа.
Укучылар, атна дәвамында сезне түбәндәге чаралар көтә:
1 көн. Атналыкны ачу. Моңлы тел ул нурлы тел ул – Туган тел.
2 көн. “Күңелле грамматика” , “Татарстан җире- дуслык иле” викториналары
3 көн. Якташ язучылар иҗаты белән танышу.
4 көн. Театр – яктылкка нурга илтә. Татар театрлары тарихы һәм тормышы белән танышу
5 көн. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.
6 көн. Атналыкка йомгак ясау.
Атналык кысаларында китапханәче белән берлектә түбәндәге күргәзмәләр һәм бәйгеләр оештырылды.
КҮРГӘЗМӘЛӘР
1.“Яңа китап – яңа дус” Яңа буын язучылар белән танышу.
2. Якташ язучылар иҗаты.
3. Балалар өчен чыгучы газета – журналлар .
Бәйгеләр:
1. “Минем яраткан әсәрем”. (Иллюстрацияләрбәйгесе).
2.“Үрнәк дәфтәр”бәйгесе
3. “Иң грамоталы сыйныф” бәйгесе.
4. «Дустым китап» конкурсы (Күп китап укучы сыйныф)
Атна барышында һәр тәнәфес татарча музыка уйнады. Балалар атналыкта бик актив катнаштылар, бигрәк тә 5-6нчы сыйныфларны билгеләп үтәсем килә.
Беренче көнне 10 нчы сыйныф укучылары чыгаран стенгазета эленде һәм 5 нче сыйныф укучылары “Моңлы тел ул нурлы тел ул – Туган тел” дигән әдәби-музыкаль монтаж белән чыгыш ясадылар. Якташ язучылар иҗаты белән танышкан көнне укучылар Нәймә Фатехова, Сара Шакерова, Роза Абдуллина һәм башка язучыларыбызның шигырьләрен укыдылар. Китапханәче, татар теле укытучылары тарафыннан якташ язучылар иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе куелды
“Күңелле грамматика” викторинасында укучыларыбыз татар теленең байлыгына, нәфилегенә тагын бер кат инандылар, ә“ Татарстан җире- дуслык иле” викторинасында Татарстан турына уз белемнәрен тикшерделәр. Казаннан ерак урнашкангамы татар театрлары, актерлары, артистлары турында укучыларыбызд мәгълүмат аз булганга, атналыкның бер көнен без Театр көне дип атадык. Бу көнне заочно Казан театрлары, актерлары һәм артистлары белән таныштык.
Бәйгеләрдә беренче урын алучылар.
"Теле барның иле бар" исеме астында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучысы Измайлов Илшат беренче урын алды.
Иллюстрацияләр бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Закерова Динара беренчелекне алды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кутерова Галия Юнис кызы.



