Казан шәһәре Идел буе районының
Муниципаль автономияле гомуми белем бирү
учреждениясе "139 нчы гимназия"
Дәреснең темасы:
"Хәзерге заман хикәя фигыль"
( 7 нче сыйныф, татар төркеме)
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәгъдиева Илсөяр Шәүкәт кызының ачык дәрес
план - конспекты
Максат: 1. Хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәрен киңәйтү һәм
тирәнәйтү.
2. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне язма һәм сөйләмә телдә
урынлы, төгәл, дөрес куллану.
3. Фигыль формаларының күплеген тормыш ваклыкларын, вакытны
төгәл белдергәнен аңларга, туган телнең матурлыгын тоярга
өйрәтү.
Материаллар: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар (Казан, “Мәгариф”, 2010 ел), 7 нче сыйныф өчен ( Р. Ә. Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010), Р.А.Юсупов “Икетеллелек һәм сөйләм культурасы” Казан Татарстан китап нәшрияты, 2003.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, 7 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге
Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү
Алымнар: сорау-җавап, слайдлар белән эшләү, тәрҗемә итү, әңгәмә, иҗади эш.
Дәреснең төре: катнаш дәрес
Дәрес барышы
I Оештыру моменты
II Актуальләштерү
Укучылар, хәзер без дәфтәрләргә сүзләр язарбыз
1 слайд
Игътибар, ашыгырга, кызыклы, бияләй, бозарга, канәгать, мөлаем, буярга, остаз, йомшартырга, көндез.
(Сүзләрне тикшерәбез, слайдта чыга).
- Шушы сүзләр арасыннан фигыльләрне табыгыз. (Яхшы)
- Укучылар, без бер – беребезнең хәлен сорашканда нинди дә булса, вакыйга, хәл турында сорашканда, һичшиксез, нинди сүз төркеме кирәк була? (фигыль).
- Нинди сүз төркеме җөмлә үзәгендә тора һәм тәмамланган уйны белдерә?
(фигыль).
III Яңа теманы аңлату
Хәзер менә җөмләгә игътибар итегез әле.
2 слайд
Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм,уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (укучы укый)
3 слайд
(1 зат , берлек сан).
(Хәзерге заманның кушымчаларын билгеләгез).
-а, -ә, -ый, - и
(Хәзерге вакытта башкарылган эшне белдерә).
(1 зат , берлек сан).
Җәй көне. Эссе һавада син суда коенасың, йөзәсең;
Чәчрәтәсең ,уйныйсың, чумасың, башың белән суны сөзәсең.(укучы укый)
Җәй көне. Эссе һавада ул суда коена, йөзә;
Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.(укучы укый)
3 слайд (Г. Тукай портреты)
Сез фигыльләрне берлек санда төрләндереп чыктыгыз
Без
Сез
Алар
IV. Дәфтәрдә эш
Сез алмашлыгы белән үзгәртеп карыйк. (бер укучы тактага чыга)
(Зат – сан белән төрләнә).
V. Дәреслек белән эш
59 нчы бит.
(Кагыйдәне уку).
Хикәя фигыльнең юклык формасы барлыгын сез беләсез һәм үзегез дә бик оста кулланасыз.
- Әйдәгез, хәзер дәфтәрләргә язылган фигыльләрдән хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасын ясап языгыз.
Хәзер Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән алынган җөмләләрдәге фигыльләрне юклык формасына куегыз.
5,6,7 слайдлар
(чиратлашып тактага чыгалар)
Ашыгырга – ашыга - ашыкмый
Бозарга – боза - бозмый
Буярга - буйый - буямый
Йомшартырга – йомшарта – йомшартмый
Коена - коенмый
Йөзә - йөзми
Чәчрәтә - чәчрәтми
Уйный - уйнамый
Чума - чуммый
Сөзә - сөзми
- Бу җөмлә сезне гаҗәпләндердеме?
- Г. Тукай сүз төркемнәрен оста итеп кулланган.
- Мондый матур күренешне нинди кеше оста итеп сурәтли ала икән?
(Сүз байлыгы гаҗәп бай кеше).
8 слайд
(сыйланам, капкалыйм, тукланам, тамак ялгыйм, туенам, авыз итәм, ризыкланам, чүпләнәм ).
VI. Сүзлек диктанты
Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 затына куеп языгыз.
9 слайд
Актар – листай, ройся
Чорна – наматывай
Алкышла- аплодируй
Аныкла – уточни
Багышла – посвяти
10 слайд
Вакла – размельчи
Дерелдә – дрожи
Елкылда – сверкай,блести
Шуыш – ползай
Җыен – собирайся
Илһамлан – вдохновляй
Искәр –примечай, замечай
Балалар, хәзер икенче төсле каләм алып язылган сүзләрегезне тикшерегез.
VI. Диалог төзү.
(1-2 парны сөйләтәм)
VII. Йомгаклау.
үткән киләчәк
<-------------- ---------------->
(Хәзерге заман хикәя фигыль )
(ашыйм)
VI. Өй эше
111 нче күнегү
Билгеләр кую.