
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 21.05.2014 18:27
- Автор: Алсу
- Просмотров: 2591
Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”
Ахатов Айназ Айратович
4 нче Г сыйныфы укучысы.
Укытучысы: Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы.
Иштирәк авылым - яраткан урыным.
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Хәзер мин сезне шунда кунакка алып барам!.. Гузәл Чулман болыннарыннан кояш чыгышына таба үрлеген урман эченнән, бормаланып-сырмаланып аккан елга төсле, Сүбәләк юлы сузыла. Шул юл буйлап жиде - сигез чакрымнар атласак, каршыда кинәт кенә ямьле бер авыл пәйда була. Бу Иштирәк авылы. Туган шәһәрем Түбән Кама булса да, мин һәрвакыт бик сагынып, әбием белән бабам яшәгән авылга еш кайтам. Үзем дә һич аңламыйм, шушы авылның ниндидер бер тарту көче бар: әллә табигатьнең сихри бер матурлыгы, әллә күрше апа-абыйларның, андагы дусларның ачык күңелле булуы …
Чынлап та, бу авылның табигате искитәрлек, сокланып туймаслык матур! Әбием белән Керәч тау битләрендә тәгәри - тәгәри җир җиләкләре җыю гына ни тора! Тау башына менеп карасан, бу гузәл манзара нәкъ уч тебендәгедәй куренә. Әнә әкияттәгедәй серле көзге сыман ялтырап яткан Ишкәй күле, әнә челтерәп аккан Алан сулары, инеш буендагы бөдрә таллар, тирәкләр... Яр буйларында карлыгачлар, керешелер, балаларын очарга өйрәтеп, чыр-чу киләләр. Әнә күрәсезме, минем иптәш малайлар инештә балык сөзеп йөриләр. Керәч тау итегеннән ниндидер бер моң белән шаулап аккан салкын чишмә суын эчсәгез телегезне йотарсыз! Авылны төньяктан таулар, кыйбладан урманнар уратып алган. Киң кырлары, басулары Туганаш куперенә таба сузылып китә дә, Арслан сазлыгына — болынлыкка барып тоташа.
Шундый кызыклы атамаларга бай булган авылымның тарихы белән кыскача гына таныштырысым килә. Иштирәк авылының килеп чыгышы хакында төрле карашлар язылган.
Беренчесе - авылда ике милләт халкы яшәүгә бәйле: «Иш» һәм «тирәк».
Икенче караш тирәк агачлары елга буенда күпләп үсә. Агачлар да бер-берсенә терәк булып тора.
Өченче, иң дөрес дип табылган караш. Бу карашны төрле төбәкләрдән алынган хатлар да раслый. Алар авылның мәктәп музеенда саклана. Иштирәк авылы бик күптәннән төзелгән булырга тиеш. Авылның исеме ничек барлыкка килгән соң? Иван Грозный гаскәре 1552 нче елда Казан ханлыгын үзенә буйсындырганнан соң, татарларны көчләп христиан диненә кертә башлыйлар. Мәсәлән: Мартыш авылы халкын тулысынча чукындыру башлана. Христиан диненә керергә теләмәүчеләрне торган авылларыннан куганнар. Мартыштан куылган кешеләр Иштирәк авылына күчеп утырганнар. Авылның исеме дә, бәлки, бер - берсенә терәк булып яшәгән халыклар уңаеннан кушылгандыр. Иштирәкнең көнбатыш өлеше кыргыз очы дип атала. XVII гасыр ахыры XVIII гасыр башында Урта Азиянең феодал кабиләләре арасында ызгыш - талашлар көчәя, алар бер - берсенә каршы сугышлар алып баралар. 11 кешедән торган бер кабилә хәзер Иштирәк авылы урнашкан урынның көнбатышына килеп чыга һәм шунда гомерлеккә урнашып кала. Кыргызлар Иштирәк халкы белән күп вакытлар аралашмаганнар. Кыз бирү һәм килен алу кебек якынлык булмаган. Иштирәк авылының матур табигате, урман һәм болыннары булу сәбәпле, хәтта бирегә Мәскәүдән дә килеп ял иткәннэр. Кыргызлар ял итүчеләргә кымыз әзерләгәннәр һәм аларны ашамлык белән тәэмин итеп торганнар, ат һәм терлек белән сәүдә иткәннәр. Иштирәк халкы белән кыргызлар арасында элемтә йомшак була. Революциядән соң зур булмаган авылда ике авыл советы: Каракалпак һәм Иштирәк авыл советы, ике зират һәм ике мәчет була. Кыргыз авыл советы 1930 нчы елда гына бетә. Хәзерге вакытта “Кыргыз очы” дигән сүз халык телендә генә сакланып калган. Чынбарлыкта Иштирәктә яшәүче барлык халык дус яшиләр.
Мин авылымның бүгенге көне һәм киләчәге өчен бик борчылам. Аның хәле бик аянычлы, чөнки авылга бетү куркынычы яный. Калын урманнарны кисеп, Иштирәк авылыннан ерак түгел нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы объектларын төзи. Авылым бик зур зыян күрә.
Авылга кайткач, кире китәсе килми. Авылымның матурлыгына тагын бер хозурланып мин сезне, якын дусларым озата барам. Безнең авылга кунакка тагын килегез!



