• Печать
Рейтинг:   / 127
ПлохоОтлично 

Ф.И.О.Курбанова Лейсан Фаргатовна

Должность:учитель начальных классов

Школа: МБОУ "Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ"

Район: Сабинский муниципальный район

Название работы:Сыйфат сүз төркемен кабатлау.Урок татарского языка (3 нче рус сыйныфының татар төркемендә татар теле дәресенең план - конспекты)

Стаж педагога: 10 лет

Категория:II кв.кат.

Какой предмет ведет учитель:татарский язык и литературное чтение(тат.) в начальных классах.

 

 

Тема: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.

 

Максат:   1       Сыйфат темасы буенча алган белемнәрне ныгыту.

 Сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                   2      Табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

                   3      Йөгерек язу, матур язу күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләмне, фикерләү сәләтен үстерү.

     

Дәрес төре: дәрес- экскурсия 

 

Дәрес тибы: Гомумиләштерү дәресе.

 

Материал: Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова Татар теле 3 класс, Н.С.Гыймадиева, Р.В.Галлямова Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы

 

Җиһазлау. 1. Техник чаралар: компьютерда презентация.

                     2. Тест сораулары язылган карточкалар, чәчәк таҗлары.

 

План:

 

I   Оештыру өлеше.Мотивлаштыру- ориентлашу:

-         Психологик уңай халәт тудыру

-    Уку мәсьәләсе кую

II  Уку мәсьәләсен адымлап чишү:

-         Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу, аңа хас билгеләрне табу.

-         Төшеп калган хәрефләрне куй.(группаларда эш)  

-         Җөмләләрне әйтеп бетер: (фронталь эш)

-         Капма-каршы  мәгънәле  сыйфатларны тоташтыр.

-         Табышмакларга жавап әйт.

 Физкультминутка

 МИКС-ФРИЗ-ГРУП (Mix-Freeze-Group)

-         Нокталар урынына сыйфатлар куй;

-         Җөмләләр дөрес төзелгәнме?

-         Тест

II Рефлексия һәм бәяләү этабы:

-         Нәтиҗә чыгару;

-         Дәрескә гомуми бәя кую. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН – «басу – утыру»;

-         Өй эше: “Җәйге матур көн”темасына сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.

 

Дәрес барышы.

I.                  Мотивлаштыру-ориентлашу

1. Психологик уңай халәт тудыру:

 

    -Укучылар, безнең  бүгенге дәресебез гади дәрес кенә булмаячак. Без сезнең белән хәзер сәяхәткә китәчәкбез.Сәяхәт вакытында алган белемнәребезне дөрес итеп кулланырга, биремнәрне бергәләп чишәргә тиеш булабыз. Сәяхәткә чыккан кешеләр бердәм, дус булырга тиеш. Безнең татар халкында шундый мәкаль бар: “Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән яхшы булсын”.

2. Уку мәсьәләсе кую:

  1.Проблемалы сорау аша теманы ачыклау.(слайд 3)

Укучылар, тактадагы сүзләрне укыйк әле.

 Колаклары, 

             тешләре,

                койрыгы,

                       йоны бар.

- Нинди хайван турында сүз бара?

- Ни өчен уртак фикергә килә алмыйбыз?

- Сүз тиен турында барса нинди сүзләр кулланыр идегез?

- Кулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

- Нинди сүз төркеме турында сүз бара?

- Димәк,укучылар,дәрес темасы нинди?

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

 

- Укучылар, без нинди җиргә килдек?(слайд 7)

- Сезгә бу урын ошыймы?

- Ни өчен ошамый?

- Әйдәгез, укучылар, без сезнең белән бөтен булган белемнәребезне искә төшереп, шушы урманны тагында ямьләндерик, матурлыйк. Сез һәр биремне үтәгән саен урманыбыз яшеллеккә күмелер.

 (Биремнәрне үтәп, урманны ямьләндерү).

- Сәяхәтебезгә чыгар алдыннан мин сезгә сорау бирәм,сыйфатларны сөйләмдә ни өчен кулланабыз? дәрес ахырында шул сорауга җавап табарбыз дип уйлыйм.

1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу, аңа хас билгеләрне табу.

Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады. Бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты. Җәй көне аллы –гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым.

Төркемнәрдә эш. Үрнәк буенча сыйфатларны табарга:

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмләдәге ролен билгеләргә.

Төркемнәрнең җавабы тыңлана.

 

   2.Төшеп калган хәрефләрне куй(группаларда эш)  

          

                                       

   3. Җөмләләрне әйтеп бетер(фронталь эш):

Шикәр ак , ә күмер ...

Дәфтәр юка ,ә китап ...

Чистай урамы киң ,ә Муса Җәлил урамы ...

Әтинең сумкасы авыр,ә минеке ...

Кичә көн болытлы иде ,ә бүген ...

Идел елгасы киң ,ә Казансу ...

-         Димәк, укучылар,  сыйфатлар мәгънәләре ягыннан нинди була?

 

4. Капма-каршы  мәгънәле  сыйфатларны тоташтыр.

 

КИҢ                  КЫСКА

ЯХШЫ             ЯЛКАУ

ЯКТЫ               ӘЧЕ

ОЗЫН               ПЫЧРАК

ТЫРЫШ          НАЧАР

ТАТЛЫ            КАРАҢГЫ

ЧИСТА            ТАР

 

5.Табышмакларга жавап әйт.

-  Табышмакларның җавабын әйт – булырсың зирәк

 

 

Бик зур,биек,соры төстә,

борыны озын,җиргә кадәр ...

 

Сорыдыр төсе,үткендер теше,

Урманда йөри,сарыклар эзли

 

Җирән төсле,

йомшак тунлы,

 йомшак койрыклы,

хәйләкәр ...

 

Бик куркак,кечкенә,

 ак та,соры да була

 - Бу табышмакларның җавапларын табарга кайсы сыйфатлар булышты?

 

6. Физкультминутка.

        МИКС-ФРИЗ-ГРУП (Mix-Freeze-Group)

(Музыка куела, укучылар төрле хәрәкәтләр ясап, сыйныф буенча бииләр, музыка туктатыла,укучылар “катып” калалар, укытучы әйткән сүзләрне иҗеккә бүлеп, җаваптагы сан буенча укучылар төркемнәргә бүленәләр.Җавапта ничә сан, төркемдә дә шул кадәр үк укучылар.)

 

7.Нокталар урынына сыйфатлар куй.

 

Менә  ( …) яз килде. ( …)  кояш  җирне  җылыта. ( … )  карлар  эриләр. Урамнарда  гөрләвекләр  ага. Җылы  яклардан (… ) кошлар кайта. Җирдә  (… ) үлән күтәрелә.

 

8.Җөмләләр дөрес төзелгәнме?

 

1.     Кышкы матур көндә без күлгә су коенырга киттек.

2.     Кайнар яңгыр астында каз бәбкәләре күшегеп беткәннәр.

3.     Җәйге матур көндә без карлы таудан чана шуабыз.

4.Бу сай елгада теплоходлар йөри.

 

 9. Тест.Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

 

1)    Сыйфат нинди сүз төркеме?

         а)предметның билгесен белдерүче

2)    б)предметны белдерүче;

3)    Нинди? Кайсы? сорауларына  нинди сүз  төркеме җавап бирә?

          а)  исем

         б)  сыйфат;

4)    Капма – каршы мәгънәле  сүзне тап.

         яңа-...

          а) саран            в) тәбәнәк

          б) иске                г) тырыш ;

5)    Сыйфатларны тап:

           а)  куян                      в)  мәктәп

          б)  матур                   г)  татлы;

6)    Нинди?соравына җавап бирүче сүзне тап :

          а) шагыйрь

          б) табиб

          в) тыйнак .

 

II.               Рефлексия һәм бәяләү этабы.

1.          -   Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Димәк,

        нәтиҗә чыгарыйк инде: сыйфатлар ни өчен кирәк?

-         Сыйфатлар куллангач, текст тулы, сөйләмебез бай килеп чыга. Димәк, алар сөйләмне матурлыйлар, телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтергә ярдәм итәләр.

-         Нәрсәләр эшләдек? Нәрсәгә ирештек?

2.     Дәрескә гомуми бәя кую. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН – «басу – утыру»:                                                                                                  

·        Укучылар, кайсыгызга бүгенге дәрес  ошады?;

·        Ә кайсыларыгызга ошап бетмәде?

·        Бүгенге дәрес нәтиҗәле үтте дип уйлаучылар баса?

3.     Өй эше: “Җәйге матур көн”темасына сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.