header

Четверг, Июль 16, 2026
 
Рейтинг:   / 26
ПлохоОтлично 

МАОУ “Гимназия № 139”

Кышкы уеннар

(4нче сыйныф, рус төркеме.)

                           Укытучы: Әхмәдҗанова З.Р.

                                     Казан- 2009

Тема: Кышкы уеннар.

Максат: 1. “Кыш”  темасына кагылган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уеннар тексты”н өйрәнү. 2. Укучыларның тыңлап аңлау, тәрҗемә итү, уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. 3. Кышкы уеннарга кызыксыну уяту, дуслык мөнәсәбәте тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслеклек, магнитофон, кассета, компьютер, кышкы уеннар турында слайд-презентация, карточкалар.

                                    

                                          Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше.

  2. Белемнәрне актуальләштерү:

    1.Сөйләм күнегүләре.
    2.Өй эшен тикшерү.
    3.Аудирование.

  3. Яңа белемнәр бирү:
    1.Фонетик күнегү.
  4. Белемнәрне ныгыту.

  5. Йомгаклау. Өйгә эш.

    1. Прослушайте и укажите слова со звуком [ч]: салкын, җил, кыска, чаңгы, күңелле, чана, урман, рәхәт, кич.
    2.  Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары: 1) Балалар кардан ак аю ясадылар. Балалар кардан кар бабай ясадылар. 2) Урамда кар ява. Урамда яңгыр ява.3) Без урманда чана шудык. Без урманда чаңгы шудык.
    3. Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду: тимераяк, чана,чаңгы, йомшак, кәшәкә, шугалак.
    4. Вопрос ------ ответ                           
    5. Предложение ----- вопрос
    6. Вопрос-------встречный вопрос
    7. Олег, син урамга чыгасыңмы? ----- ответ
    8. Аня, әйдә шугалакка барабыз.  ----- вопрос
      Сәгат
      ь биштә.                             ----- согласие

    9. Марсель, синдә кишер бармы?----- встречный вопрос
    10. Узнай у друга(подруге):
      - какой сегодня ден
      ь?
      - любит ли он (она) кататься на коньках?
      -умеет ли он (она) кататься на лыжах?
    11. Спроси у друга (подруге):
      - играет ли он (она) зимой на улице?
      - с кем он (она) любит играть?
    12. Предложи другу (подруге):
      - поиграть на улице в снежки,
      - сделать снеговика,
      - покататься на лыжах.

2.Сүзлек эше.
3.Текст белән эшләү.
4.Физкул
ьтминут

 

                                         Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, кадерле кунаклар!Әйдәгез ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. Игътибар белән тактага карагыз. (Ребус чишү.) Әйе,укучылар,бүгенге дәресебезнең темасы “Кышкы уеннар”. Шул текстны укып, тәрҗемә итеп, тыңлап, күнегүләр эшләрбез, сөйләшербез.  

- Хәзер сөйләм күнегүләрен үткәрик. Дежур укучы белән сөйләшәбез. (Дежурга укучылар сораулар бирә.)
- Бүген ничәсе?

- Бүген атнаның нинди көне?

- Хәзер нинди ел фасылы?

- Бүген көн җылымы?

- Урамда җил исәме?

- Бүген кар явамы?

- Безнең группада бүген кем юк?

- Ул нигә юк? Һ.б. сораулар.

-Укучылар, сорауларны яхшы бирдегез, ә дежурга ... билгесен куябыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Әйдәгез өй эшен тикшерик. Кыш турында сүзләрне кабатлап килдегезме? Татарча әйтегез(слайдтагы сүзтезмәләрне тәрҗемә итү): снег идёт, сани, лыжи, кататься на санках, кататься на лыжах,снеговик, играют в снежки. Өй эшен яхшы эшләгәнсез, афәрин!Бу сүзләр безгә дәрестә кирәк була. Бертөркем укучыларга өй эшенә башка бирем бирелгән иде: кышкы уеннар турында сөйләргә. Әйдәгез аларны тыңлап үтик.

Укучылар үз презентацияләрен күрсәтеп, кышкы уенар турында сөйлиләр:

Аня: “Мин кышын чана, чаңгы шуарга яратам.”

Виолетта: “Мин фигуралы шууны телевизордан карарга яратам. Үзем дә мәктәптән соң тимераякта шугалакта шуам.”

Марсель: “Мин кардан төрле сыннар ясарга яратам. Дусларым белән еш кына кар бабай, кар кызы ясыйбыз.”

Әлим: “Ә мин “Тау  патшасы” уенын уйнарга яратам. Башта без кар атышып уйныйбыз. Аннан соң тау башына кем беренче менә, шул җиңүче була”

Эдгар: “Мин ишегалдында дусларым белән хоккей уйнарга яратам. Капкага алкаларны да еш керткәлим. Яраткан кәшәкәм дә бар.Аны миңа Алексей Морозов бүләк итте.”

- Укучылар сезгә презентация ошадымы? Миңа да ошады. Аня, Виолетта, Марсель, Әлим, Эдгарга “5” куям.

Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез(аудирование язылган кассета тыңлау):

    III. Яңа белем бирү.

    1.Фонетик күнегү.

- Бүген “Кышкы уен” хикәясен укыйбыз.Хәзер хикәядәге сүзләрне дөрес әйтергә өйрәник (научимся правильно произносить слова), кабатлагыз: [а],[ка],[кар],[кар бабай];[ча],[чана];[к][кү],[күмэр];[о],[бороно]; [ө], [кө], [көлөшәләр]; [ә],[рә],[рәхәтләнеп].

2. Сүзлек эше.Экранда сүз тәрҗемәсез чыга. Укучылар тәрҗемә итә, белмәгәнен сүзлектән карый. Шуннан сүзнең тәрҗемәсе чыга: күрше – сосед, тәгәрәтеп – раскатывая, зурая бара – становится больше, күмер – уголь, читтән  - со стороны, рәхәтләнеп -  с удовольствием, көлешәләр -смеются.(Укучылар, белмәгән сүзләрне сүзлекләренә язып куялар)

-Тәгәрәтеп, рәхәтләнеп – раскатывая, с удовольствием - это одна форма глагола – деепричастие, о нём узнаем в 6 классе; көлешәләр – смеются – это взаимный залог глагола, мы будем проходить его в 5 классе. Скажите: соседский мальчик, соседский мальчик играет,снежный ком становится больше, уголь чёрный бывает,с удовольствием смеются. (Укучылар яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи.)

3.Текст белән эшләү.

- Укучылар дәреслекләрегезнең 95 битен ачыгыз. 3нче биремдәге хикәяне карап барыгыз.(Укытучы хикәяне сәнгатьле итеп укый.)

- Укучылар, хикәя матурмы?..  Әйдәгез бергә чылбыр буенча укыйбыз, тәрҗемә итәбез.Укыганда уйлагыз :”Малайларга ни өчен рәхәт?..”

- Малайларга рәхәт, чөнки алар бергә уйныйлар.

-Аларга рәхәт, чөнки матур кар бабай ясаганнар.

-Кыш көне урамда саф һавада уйнау бик рәхәт бит.

-Әйдәгез без дә уйап алабыз.

4. Физкультминут: “Йомшак кар.”(2 укучы үткәрә.)

 - Кар, кар, кар ява,

    Бураннарны туздыра.(Укучылар кар очу хәрәкәте ясыйлар.)

    Кулларга төшеп эри,

    Үзе бик тиз туңдыра. (Туңу хәрәкәте.)

  - Йомшак карны алабыз, (иелү)

    Аннан туплар ясыйбыз. (Кар йомарламы ясау.)

     Кар атышып уйныйбыз,(кар ату хәрәкәте)

     Бик күңелле яшибез! (Баш бармакны күрсәтү.)

    

         

 IV. Белемнәрне ныгыту.

1.Тексттан табып әйтегез: Олег вышел на улицу.Дети радуются. Раскатывая мягкий снег, делают снеговика.Как красиво получилось! В саду играют соседские мальчики. Им весело. В глаза поставим уголь. Снеговику из моркови нос делают.Мальчики из снега слепили белого медведя и снеговика. Пусть нос будет красным. Давай ещё раскатаем! Затем сами, смотря со стороны, с удовольствием смеются.

2.Бер-берсенә текст буенча сорау бирү:- Эвелина, спроси у Ралины: “Где  идёт снег?” Ралина, спроси у Ярослава: “Что сделал Олег?” Ярослав, спроси у Алима: “Кто играет в саду?” Алим, спроси у Аяза: “Что делают соседские мальчики?” Аяз, спроси у Эдгара: “Мальчики сделали из снега белого медведя или снеговика?” Эдгар, спроси у Гасангусейна: “Дети радуются?” Гаснгусейн, спроси Аню: “Что поставили вместо глаз?” Аня, спроси у Адили: “Любит ли она зиму?”  Адиля, спроси у Игоря: “Из чего сделали нос снеговику?” Игорь, спроси у Софьи: “Любит ли она кататься на лыжах?” Софья, спроси у Марселя: “Есть ли у него лыжи?” Марсель, спроси у Виолетты: “Любит ли она кататься на коньках?” Виолетта, спроси у Юли: “Пойдёт ли она на каток?” Юля, спроси у Андрея: “Играет ли он в хоккей?”Андрей, спроси у Данила: “Выйдет ли он играть на улицу?” Данил, спроси у Лизы: “Слепила ли она снеговика?” Лиза, спроси у Эвелины: “Есть ли каток около школы?”

3.Җөмләләрне тулыландырыгыз (Дополните предложения):

     Урамда  ап-ак ... ява.

Олег урамга...

Бакчада күрше ... уйныйлар.

Малайлар кардан ак аю, ... ясыйлар.

Күзенә күмер...

Кар бабайга ...борын ясап куялар.

Малайларга урамда бик ..., рәхәт.

4. Бирелгән схема буенча диалог төзегез (Составьте диалог по данным схемам):

Вопрос------ ответ.

ответ        -----  согласие.

     ответ------- согласие.

Схема экранда чыга, көчле укучылар 9биттәге 5 биремне үти, уртача белемле укучыларга шул схема язылган карточка бирелә, йомшак укучыларга:

Чана алып чыгасыңмы?            -----  ответ

Әйдә  кар бабайга борын ясыйбыз. – согласие.

5.Укучылар төзегән диалогларын сөйли. Укытучы билге куя.

- Укучылар, урамда кыш көне бик рәхәт. Әйтегез әле, балалар нинди уеннар уйныйлар? Ничек кар бабай ясыйлар? Сюжетлы рәсем буенча 1-2 укучы монолог сөйли.Укытучы билге куя.

- (Вакыт калса)Укучылар кыш көне нинди бәйрәм була? Әйе, Яңа ел бәйрәме. Тактага карагыз әле, анда ситуатив күнегүләр язылган кар бөртекләре. Әйдәгез аларны эшлик.


V. Йомгаклау. Укучылар, сез үзегез кар бабай ясарга яратасызмы? Сезгә нинди кышкы уеннар ошый? Без бүген дәрестә нишләдек? Нинди теманы үттек?  Көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз: карточкаларында йолдыз булганнарга: 96 б. 10 бирем (хикәя төзе), карточкаларында ромб булганнарга: 95 б. 7бирем (тәрҗемә ит).

 

     Вопрос ------ ответ                           

     Вопрос------ ответ.



Предложение ----- вопрос

     ответ        -----  согласие.



    Вопрос-------встречный вопрос

    Ответ  ------- согласие.


    
Вопрос ------ ответ                           

Вопрос------ ответ.

Предложение ----- вопрос

      ответ              -----  согласие.

Вопрос-------встречный вопрос

Ответ  ------согласие.

          Олег, син урамга чыгасыңмы? ----- ответ

Чана алып чыгасыңмы?            -----  ответ

Аня, әйдә шугалакка барабыз.  ----- вопрос
Сәгат
ь биштә.                             ----- согласие



Марсель, синдә кишер бармы?----- встречный вопрос

Әйдә  кар бабайга борын ясыйбыз. – согласие.

Аня, синдә күмер бармы?     ---- встречный вопрос

Әйдә кар бабайга күз куыйк. ----  согласие.

У вас нет прав для создания комментариев.