header

Четверг, Июль 16, 2026
 
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

 

  

Министерство образования и науки Республики Татарстан

ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан»

Полное наименование образовательного учреждения

4 нче сыйныфта уку дәресе.

Тема: Әмирхан Еникинең

“Матурлык” хикәясен өйрәнү

Гимаева Фәсимә Хазиахметовна    

Учитель начальных классов

I-категория

Чубар-Абдуллово 2013 г.

   Азнакай районы, Чубар-Абдул урта мәктәбе

                                                                                     башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                   Гимаева Фәсимә Хазиахметовна    

4 нче сыйныфту уку дәресе.

 Тема: Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен өйрәнү

  Максатлар:

1. Укучыларга “Матурлык” әсәренең эчтәлеген аңларга булышу..

2. Укучыларда ата - аналарга мәхәббәт,миһербанлык , табигатьне ярату хисе тәрбияләү; әсәрдә сурәтләнгән табигать белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре үрнәге-дөрес, сәламәт яшәү рәвеше үрнәге икәнлеген аңлату.

3. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерүне дәвам итү,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; сүрәтләү чарасы: әдәби тасвирлау аша әдәби әсәрне тулы, төгәл аңлауга ирешү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, экран, тест.

Эпиграф:  Матурлыкка бай ул безнең заман,

                       Адым саен бездә матурлык.

                       Барлык батырлыкның,

                       Матурлыкның

                       Иҗат итүчесе бит халык!

                                                                       Һади Такташ.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

- Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге әдәби уку дәресен башлыйбыз.

1 слайд.      Матурлыкка бай ул безнең заман,

                        Адым саен бездә матурлык.

                        Барлык батырлыкның,

                        Матурлыкның

                        Иҗат итүчесе бит халык!

                                                                       Һади Такташ

-Безнең дәресебез нәрсә турында булыр инде?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Тест эшләү.

-Сезгә өйдә “Матурлык” әсәрен укып килергә кушылган иде. Хәзер сезнең бу әсәр буенча белемегезне тикшереп китик.  Тест эшләп алырбыз.

Ә Еникинең “Матурлык”хикәясе буенча тест сораулары:

1.Бәдретдин нинди тормышта яши?

А)фәкыйрь     Б)бай      В)урта хәлле

2.Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

А)сыерчык    Б)сандугач     В)тургай

3.Бәдретдиннең өе:

А)яңа      Б)ишелеп беткән      В)юк

4.Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

А) әйе      Б) юк

5.Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр:

А) тетрәнеп китәләр    Б) көләләр    В) куркалар

6.Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

А) әйе     Б) юк

7.Автор Бәдретдиннең әнисен:

А) матур ди      Б) ямьсез ди.

8.Әсәрнең авторы?

А) Ә.Еники     Б) С.Хәким      В) А.Расих

 2.Үзбәя. Тестларны тикшерү.  

-Укучылар тестларны һәр кеше үзе тикшерә. Мин биргән перфокарта ярдәмендә.  Бер хата да булмаса- “5” ; 2 хатага -“4” ле, аннан да күбрәк

булса- “3” (2 слайд.)

-Кемнәрдә “5” ле кул күтәрә, кемнәрдә “4” ле кул күтәрә.

Сезнең әсәрне өйдә укыганыгыз күренеп тора.Бик яхшы. Менә тестта Бәдертдиннәрнең өе турында сорала. Өйләре нинди?(Ишелеп беткән)

-Ишелеп бетсә дә аның идәннәре турында әсәрдә ни диелә? (Тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде)

-Әсәрдән күренгәнчә, татар халкы элек-электән чиста, пөхтә булган балалар.

 3. Әмирхан Еник турында кыскача мәгълумат бирү.(Презентация)

- Укучылар, бүген  дәрестә мин сезне шушы матур, эчтәлекле әсәрне язган, әдибебез, язучы, прозаик, тәрҗемәче, Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыкача гына таныштырып китәсем килә.(3 слайд)

  • Иң элек дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. (Тема тактага язылган.).
  •  Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев 1909 елның 17 февралендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туа.(3 слайд. Яза барабыз)
  •   Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган.( 4 слайд. Язып куябыз.)

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

- Укучылар, Ә. Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Бу әдипне күпләр “кеше күңелен дәвалаучы язучы”, доктор дип тә йөртәләр. Ә мин аны психолог язучы дип атар идем. Бүген дәрестә без сезнең белән  шушы сүзләрне дәлилләүче әсәрләрнең берсе “Матурлык” хикәясе белән тирәнтен танышып китәрбез, әсәрнең әһәмиятен билгеләрбез.

1. Сүзлек эше. 2  бала сүзләрне аңлатып китә.(Аларга дәрес алдыннанбу сүзләр язылган карточкалар  бирелә)

Мәдрәсә-укый торган җир (мәктәп)

Сәке-утыру яки йоклау урыны

Сөкүт калу- тын калу

Низам-тәртип

Шәриктәш-бергә укыган кеше

Киҗеле ыштан-фабрикада эрләнгән нечкә мамык җептән ыштан

Тула оек-өйдә сугылган калын тупас йон тукымадан тегелгән оек

Тарантас-утырып йөрү өчен көйләнгән артлы җиңел арба

Чыра телә-агачны юка итеп яра

Өчаяк-өч тимер аякка беркетелгән казан

Чиркану- берәр яман нәрсәне күрүдән тәндә өшү, калтырану, җиңелчә чәнчешү тойгысы сизү

Чәчәк зәхмәте-йогышлы каты авыру

2. Матурлык төшенчәсен аңлау.

-Укучылар, әсәр “Матурлык” дип атала. Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз?

- Табигать матурлыгы, кешенең матурлыгы, кешенең күңел матурлыгы, тирә - юнь матурлыгы һ. б.

- Әйе, матурлык - бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Берегез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күрә, аның матурлыгына сокланып карый. Икенчегез төп матурлык - кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Һәм мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Гомумән, укучылар, матурлык бөтен тирәлегебездә. Аны бары тик күрә генә белергә кирәк. Матурлыкны җир йөзендә кем бүләк итә?(Әни).

-Әйе,әни-баланы тудыра, яратып үстерә. Ә үзе картайгач, һәр әни дә баласыннан шундый ук матур мөнәсәбәт күрәме? (Төрле балалар бар)

-Дөрес әйтәсез,юкка гына әйтмиләр бит –тормышта кешенең нинди булуы кешенең әнисенә карашыннан күренә дип. Без укучылар әниләребезгә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк.

- Без өйрәнә торган “Матурлык” әсәренең төп герое кем әле ул? (Бәдретдин)

-Бәдретдин сезгә ошыймы?

-Кайсы ягы белән ошый?

-Әнисенә карашы ничек?

-Ул әтисе белән ничек күрешә?  (Гади генә күрешәләр)

-Менә балалар, татар халкы элек-электән бик тыйнак, сабыр булган.

 Алар бик озак күрешмәгәннәр. Бер - берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Мөселман халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер - берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

3. Әсәрдән өзекләр уку.

- Алга таба әсәр белән танышканда, без укучылар, шәкертләр белән беррәттән анасының алар янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз.Өйгә кергәч тә, Бәдретдин анасын чакырып кына чыгара. Ана белән очрашкач, шәкертләр нинди хисләр кичерә һәм ни өчен? Әйдәгез әле әсәрдән шушы урынны табып укып китик.

(Әсәрдән өзек укылып китә)

- Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? - дигән сорау туа шәкертнең күңелендә.Чынлап та, укучылар, моны күпләр эшли алмас  иде, без сәламәт булмаган туганнарыбызны кешегә күрсәтмәскә тырышабыз бит, ә Бәдретдин, киресенчә, аны кабат - кабат чакырып чыгара. Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

- Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

- Шәкертләр Бәдретдиндә кунакта булганда, аның тагы нинди һөнәре турында белделәр?

- Бәдретдин үз куллары белән эшләгән скрипкада уйнап күрсәтте.

-Әсәрдән шушы урынны табыйк әле. (Берәр укучыдан өзек укытыла).

-Нинди күңелле кеше генә скрипканы матур итеп уйный ала?

-Йомшак, моңлы күңелле кеше генә.

-Ул нинди көй уйный?(Салкын чишмә)

-Ни өчен бу көйне уйнады?

Дөрес, әнисе бу көйне яратканга.

-Әнисенә ничек эндәшә? (Өзек укыла 107 бит)

-Бәдретдин әнисе өчен уңайсызланамы? (Юк).

-Игътибар итегез әле... (109 биттән өзек укып китәм. Балалар табып карап бара. Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.

-Балалар, әнисен яраткан кеше начарлык эшләргә сәләтлеме? (Юк).

-Дөрес, әнисен яраткан, хөрмәт иткән кеше бер вакытта да ялгыш юлга басмас. Әти-әнисен борчымас.

-Яңа кызыл юлга кадәр безгә ... укып бетерә. (Бер бала укый)

-Менә бу юлларга аеруча игътибар итегез –Соңгысы-матур ана белән ямьсез бала дигәне балалары нинди генә булса да аналар аларны карый, тәрбияли.  Ә менә матур бала белән ямьсез ана – күп кенә кешеләрнең  карт яки авыру әти-әнисенә хөрмәт хисе җитми.

- Бу өзектән без Бәдретдин белән әнисе арасындагы нинди хисләрне күрәбез. (Алар бер-берсен яраталар, аларның икесенең дә эчке дөньялары матур).

  -Дөрес, алар бер-берсен яраталар,бер - берсе белән горурланалар.

  икесенең дә эчке дөньялары матур.

- Без сезнең белән әсәрдәге Бәдретдин образындагы күңел матурлыгын, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, ана белән бала мәхәббәте матурлыгын дәлилләп киттек. Шулай ук әсәрдә табигать матурлыгы да бар дидек. Гомумән, укучылар, Ә. Еникинең кайсы гына әсәрен алма, автор табигатьнең гүзәллеген искиткеч матур итеп сурәтләп бирә. Әйдәгез, хикәядән табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарны табып укыйк.

Авыл рәсемнәре 6 слайд.

(Табигать күренешләре, тургай турындагы өзек укыла)

- Чынлап та, автор хикәянең 2 урынында тургайлар турында язып китә.Ә сезнең тургай күргәнегез бармы? (Тургай рәсеме. 7 слайд.)

- Тургай, укучылар, күчмә кош. Туган ягына кайткач, ул җәй буена иртә таңнан кичкә кадәр сайрый. Югарыга һавага күтәрелә дә, шунда җырын суза. Әйтерсең лә, кояшка кадәр менеп җитәргә тели.  Әйтеп китүебезчә, автор әсәрнең ике урынында тургай образына мөрәҗәгать итә.

4.Парларда эш.

-Хәзер тиз генә миңа 1 рәттә утыручылар партадашыгыз белән әсәр башында бирелгән тургай турында, 2-3 рәттә утыручылар, шулай ук партадашыгыз белән әсәр азагындагы тургай турында синквейн төзибез.(8 слайд)

(Берничә баладан укытам.)

Тургай.

Сөенечле, сихри.

Оча, сайрый, сихерли.

Табигать ләззәтле рәхәткә чума.

Матурлык.

Тургай.

Кискен, тынгысыз.

Күтәрелә, ярсый, сайрый.

Тагын да биеккә, кояшка омтыла.

Ирек.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз ни өчен язучы тургай турында бик тәфсилләп язган икән?

- Шәкертләрнең эчке халәтен күрсәтү өчен.

IV.Йомгак ясау.

- Автор шушы әсәре аша безгә нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең төп идеясе нинди?

- Яхшы мөнәсәбәтләр аша матурлыкка омтылу, кешенең эчке матурлыгының-әти-әнисенә мөнәсәбәтендә күренүен күрдек.

Автор бу әсәре белән кешенең тышкы матурлыгы гына җитмәвен, эчке матурлыкның әһәмиятен күрсәтә.

Билгеләр кую.

Өй эше бирү. 10 слайд.

“5” ле билгесе алырга теләүчеләр – “Матурлыкны мин ничек аңлыйм?” дигән темага хикәя язып килә;

Калган укучылар - 110 бит 2 бирем.  Дәфтәрдә терәк сүзләрне файдаланып, Бәдретдиннең әти-әнисен тасфирла: гәүдә, йөз, кием, сөйләшү рәвешләре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 нче сыйныфта уку дәресе.

Тема:Әмирхан Еникинең

“Матурлык” хикәясен өйрәнү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гимаева Фәсимә Хазиахметовна    

Учитель начальных классов

I-категория

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чубар-Абдуллово 2013 г.

 

   Азнакай районы, Чубар-Абдул урта мәктәбе

                                                                                     башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                   Гимаева Фәсимә Хазиахметовна    

4 нче сыйныфту уку дәресе.

 Тема:Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен өйрәнү

  Максатлар:

1. Укучыларга “Матурлык” әсәренең эчтәлеген аңларга булышу..

2. Укучыларда ата - аналарга мәхәббәт,миһербанлык , табигатьне ярату хисе тәрбияләү; әсәрдә сурәтләнгән табигать белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре үрнәге-дөрес, сәламәт яшәү рәвеше үрнәге икәнлеген аңлату.

3. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерүне дәвам итү,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; сүрәтләү чарасы: әдәби тасвирлау аша әдәби әсәрне тулы, төгәл аңлауга ирешү.

Җиһазлау:дәреслек, компьютер, проектор, экран, тест.

Эпиграф:  Матурлыкка бай ул безнең заман,

                       Адым саен бездә матурлык.

                       Барлык батырлыкның,

                       Матурлыкның

                       Иҗат итүчесе бит халык!

                                                                       Һади Такташ.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

- Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге әдәби уку дәресен башлыйбыз.

1 слайд.      Матурлыкка бай ул безнең заман,

                        Адым саен бездә матурлык.

                        Барлык батырлыкның,

                        Матурлыкның

                        Иҗат итүчесе бит халык!

                                                                       Һади Такташ

-Безнең дәресебез нәрсә турында булыр инде?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Тест эшләү.

-Сезгә өйдә “Матурлык” әсәрен укып килергә кушылган иде. Хәзер сезнең бу әсәр буенча белемегезне тикшереп китик.  Тест эшләп алырбыз.

Ә Еникинең “Матурлык”хикәясе буенча тест сораулары:

1.Бәдретдин нинди тормышта яши?

А)фәкыйрь     Б)бай      В)урта хәлле

2.Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

А)сыерчык    Б)сандугач     В)тургай

3.Бәдретдиннең өе:

А)яңа      Б)ишелеп беткән      В)юк

4.Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

А) әйе      Б) юк

5.Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр:

А) тетрәнеп китәләр    Б) көләләр    В) куркалар

6.Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

А) әйе     Б) юк

7.Автор Бәдретдиннең әнисен:

А) матур ди      Б) ямьсез ди.

8.Әсәрнең авторы?

А) Ә.Еники     Б) С.Хәким      В) А.Расих

 2.Үзбәя. Тестларны тикшерү.  

-Укучылар тестларны һәр кеше үзе тикшерә. Мин биргән перфокарта ярдәмендә.  Бер хата да булмаса- “5” ; 2 хатага -“4” ле, аннан да күбрәк

булса- “3” (2 слайд.)

-Кемнәрдә “5” ле кул күтәрә, кемнәрдә “4” ле кул күтәрә.

Сезнең әсәрне өйдә укыганыгыз күренеп тора.Бик яхшы. Менә тестта Бәдертдиннәрнең өе турында сорала. Өйләре нинди?(Ишелеп беткән)

-Ишелеп бетсә дә аның идәннәре турында әсәрдә ни диелә? (Тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде)

-Әсәрдән күренгәнчә, татар халкы элек-электән чиста, пөхтә булган балалар.

 3. Әмирхан Еник турында кыскача мәгълумат бирү.(Презентация)

- Укучылар, бүген  дәрестә мин сезне шушы матур, эчтәлекле әсәрне язган, әдибебез, язучы, прозаик, тәрҗемәче, Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыкача гына таныштырып китәсем килә.(3 слайд)

  • Иң элек дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. (Тема тактага язылган.).
  •  Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев 1909 елның 17 февралендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туа.(3 слайд. Яза барабыз)
  •   Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган.( 4 слайд. Язып куябыз.)

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

- Укучылар, Ә. Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Бу әдипне күпләр “кеше күңелен дәвалаучы язучы”, доктор дип тә йөртәләр. Ә мин аны психолог язучы дип атар идем. Бүген дәрестә без сезнең белән  шушы сүзләрне дәлилләүче әсәрләрнең берсе “Матурлык” хикәясе белән тирәнтен танышып китәрбез, әсәрнең әһәмиятен билгеләрбез.

1. Сүзлек эше. 2  бала сүзләрне аңлатып китә.(Аларга дәрес алдыннанбу сүзләр язылган карточкалар  бирелә)

Мәдрәсә-укый торган җир (мәктәп)

Сәке-утыру яки йоклау урыны

Сөкүт калу- тын калу

Низам-тәртип

Шәриктәш-бергә укыган кеше

Киҗеле ыштан-фабрикада эрләнгән нечкә мамык җептән ыштан

Тула оек-өйдә сугылган калын тупас йон тукымадан тегелгән оек

Тарантас-утырып йөрү өчен көйләнгән артлы җиңел арба

Чыра телә-агачны юка итеп яра

Өчаяк-өч тимер аякка беркетелгән казан

Чиркану- берәр яман нәрсәне күрүдән тәндә өшү, калтырану, җиңелчә чәнчешү тойгысы сизү

Чәчәк зәхмәте-йогышлы каты авыру

2. Матурлык төшенчәсен аңлау.

-Укучылар, әсәр “Матурлык” дип атала. Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз?

- Табигать матурлыгы, кешенең матурлыгы, кешенең күңел матурлыгы, тирә - юнь матурлыгы һ. б.

- Әйе, матурлык - бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Берегез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күрә, аның матурлыгына сокланып карый. Икенчегез төп матурлык - кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Һәм мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Гомумән, укучылар, матурлык бөтен тирәлегебездә. Аны бары тик күрә генә белергә кирәк. Матурлыкны җир йөзендә кем бүләк итә?(Әни).

-Әйе,әни-баланы тудыра, яратып үстерә. Ә үзе картайгач, һәр әни дә баласыннан шундый ук матур мөнәсәбәт күрәме? (Төрле балалар бар)

-Дөрес әйтәсез,юкка гына әйтмиләр бит –тормышта кешенең нинди булуы кешенең әнисенә карашыннан күренә дип. Без укучылар әниләребезгә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк.

- Без өйрәнә торган “Матурлык” әсәренең төп герое кем әле ул? (Бәдретдин)

-Бәдретдин сезгә ошыймы?

-Кайсы ягы белән ошый?

-Әнисенә карашы ничек?

-Ул әтисе белән ничек күрешә?  (Гади генә күрешәләр)

-Менә балалар, татар халкы элек-электән бик тыйнак, сабыр булган.

 Алар бик озак күрешмәгәннәр. Бер - берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Мөселман халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер - берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

3. Әсәрдән өзекләр уку.

- Алга таба әсәр белән танышканда, без укучылар, шәкертләр белән беррәттән анасының алар янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз.Өйгә кергәч тә, Бәдретдин анасын чакырып кына чыгара. Ана белән очрашкач, шәкертләр нинди хисләр кичерә һәм ни өчен? Әйдәгез әле әсәрдән шушы урынны табып укып китик.

(Әсәрдән өзек укылып китә)

- Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? - дигән сорау туа шәкертнең күңелендә.Чынлап та, укучылар, моны күпләр эшли алмас  иде, без сәламәт булмаган туганнарыбызны кешегә күрсәтмәскә тырышабыз бит, ә Бәдретдин, киресенчә, аны кабат - кабат чакырып чыгара. Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

- Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

- Шәкертләр Бәдретдиндә кунакта булганда, аның тагы нинди һөнәре турында белделәр?

- Бәдретдин үз куллары белән эшләгән скрипкада уйнап күрсәтте.

-Әсәрдән шушы урынны табыйк әле. (Берәр укучыдан өзек укытыла).

-Нинди күңелле кеше генә скрипканы матур итеп уйный ала?

-Йомшак, моңлы күңелле кеше генә.

-Ул нинди көй уйный?(Салкын чишмә)

-Ни өчен бу көйне уйнады?

Дөрес, әнисе бу көйне яратканга.

-Әнисенә ничек эндәшә? (Өзек укыла 107 бит)

-Бәдретдин әнисе өчен уңайсызланамы? (Юк).

-Игътибар итегез әле... (109 биттән өзек укып китәм. Балалар табып карап бара. Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.

-Балалар, әнисен яраткан кеше начарлык эшләргә сәләтлеме? (Юк).

-Дөрес, әнисен яраткан, хөрмәт иткән кеше бер вакытта да ялгыш юлга басмас. Әти-әнисен борчымас.

-Яңа кызыл юлга кадәр безгә ... укып бетерә. (Бер бала укый)

-Менә бу юлларга аеруча игътибар итегез –Соңгысы-матур ана белән ямьсез бала дигәне балалары нинди генә булса да аналар аларны карый, тәрбияли.  Ә менә матур бала белән ямьсез ана – күп кенә кешеләрнең  карт яки авыру әти-әнисенә хөрмәт хисе җитми.

- Бу өзектән без Бәдретдин белән әнисе арасындагы нинди хисләрне күрәбез. (Алар бер-берсен яраталар, аларның икесенең дә эчке дөньялары матур).

  -Дөрес, алар бер-берсен яраталар,бер - берсе белән горурланалар.

  икесенең дә эчке дөньялары матур.

- Без сезнең белән әсәрдәге Бәдретдин образындагы күңел матурлыгын, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, ана белән бала мәхәббәте матурлыгын дәлилләп киттек. Шулай ук әсәрдә табигатьматурлыгы да бар дидек. Гомумән, укучылар, Ә. Еникинең кайсы гына әсәрен алма, автор табигатьнең гүзәллеген искиткеч матур итеп сурәтләп бирә. Әйдәгез, хикәядән табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарны табып укыйк.

Авыл рәсемнәре 6 слайд.

(Табигать күренешләре, тургай турындагы өзек укыла)

- Чынлап та, автор хикәянең 2 урынында тургайлар турында язып китә.Ә сезнең тургай күргәнегез бармы? (Тургай рәсеме. 7 слайд.)

- Тургай, укучылар, күчмә кош. Туган ягына кайткач, ул җәй буена иртә таңнан кичкә кадәр сайрый. Югарыга һавага күтәрелә дә, шунда җырын суза. Әйтерсең лә, кояшка кадәр менеп җитәргә тели.  Әйтеп китүебезчә, автор әсәрнең ике урынында тургай образына мөрәҗәгать итә.

4.Парларда эш.

-Хәзер тиз генә миңа 1 рәттә утыручылар партадашыгыз белән әсәр башында бирелгән тургай турында, 2-3 рәттә утыручылар, шулай ук партадашыгыз белән әсәр азагындагы тургай турында синквейн төзибез.(8 слайд)

(Берничә баладан укытам.)

 

Тургай.

Сөенечле, сихри.

Оча, сайрый, сихерли.

Табигать ләззәтле рәхәткә чума.

Матурлык.

 

 

Тургай.

Кискен, тынгысыз.

Күтәрелә, ярсый, сайрый.

Тагын да биеккә, кояшка омтыла.

Ирек.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз ни өчен язучы тургай турында бик тәфсилләп язган икән?

- Шәкертләрнең эчке халәтен күрсәтү өчен.

IV.Йомгак ясау.

- Автор шушы әсәре аша безгә нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең төп идеясе нинди?

- Яхшы мөнәсәбәтләр аша матурлыкка омтылу, кешенең эчке матурлыгының-әти-әнисенә мөнәсәбәтендә күренүен күрдек.

Автор бу әсәре белән кешенең тышкы матурлыгы гына җитмәвен, эчке матурлыкның әһәмиятен күрсәтә.

Билгеләр кую.

Өй эше бирү. 10 слайд.

“5” ле билгесе алырга теләүчеләр – “Матурлыкны мин ничек аңлыйм?” дигән темага хикәя язып килә;

Калган укучылар - 110 бит 2 бирем.  Дәфтәрдә терәк сүзләрне файдаланып, Бәдретдиннең әти-әнисен тасфирла: гәүдә, йөз, кием, сөйләшү рәвешләре.

 

У вас нет прав для создания комментариев.