header

Четверг, Июль 16, 2026
 
Рейтинг:   / 29
ПлохоОтлично 

Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”
 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы
2013 ел

3нче сыйныф рус төркеме.

Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү.“Ашханә».

 Ныгыту:“Ашханә»темасы буенча алган белемнәрне.

Үстерү максаты:укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау;

укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты:укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, электр, биремле карточкалар, файл эчендә ак кәгазьләр;дәреслек: “Күңелле татар теле”: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 3нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен), Р.З..Хайдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина-Казан: Татармультфильм, 2013.

 

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

 

1) Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез , балалар!

 -Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

 

2)Фонетик зарядка,укучыларны үзара сөйләштерү:

-Мин сезгә сәгатьләр таратам хәзер . Урыннардан торабыз һәм һәрберегез үзегезгә сәгать 12дә очрашырга  иптәш эзлисез, хэзер сәг.3кә, сәг.6га, сәг.9га.                                                               “Клок баддис”

Һәр укучы үз сәгатенедә 12 (3,6,9 ) саны янына кем белән билгеләгән очрашуны шуның исемен язып куя.

-Бүген көн салкынмы, җылымы? Яңгыр явамы?

-Кызлар сез бүген бик матур!

-Бәйрәм белән котлыйм, уңышлар телим!

                    

           
     
   
     
 
 

"Континиус раунд робин” “таймд-пэа-шэа”

2. Уку мәсьәләсен кую

-Хәзер проекторда бирелгән, җөмләләрне укыйбыз һәм бүгенге

дәрес темасын әйтегез: нәрсә турында сөйләшәбез?     

Презентация карау.   

-Ашларыгыз тәмле булсын!

       -Ашханә китапханә янына урнашкан.

      -Пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез

      -Ашханәдә бик  тәмле пешерәләр.

       -Пешекче тәмле пешерә.

       -Сәгать уникедә без ашханәгә барабыз.

3. Уку мәсьәләсен чишү:

1 )БСҮ  темасын сайлау.

 -Димәк бүгенге дәреснең темасы “АШХАНӘДӘ”

(проекторда күрсәт)

2) а)сайлаган тема буенча укучыларның фикер алышуы.

-Ашханә темасына җөмләләр бергәләп төзегез,1 нче номер астындагылар укый.

  б)  кунак каршы алганда нинди сүзләр әйтәбез?

-Тиздән бәйрәмнәр, сегә кунаклар киләме?                                

-Сез кунакка барасызмы?

-Кунакларны ничек каршы алалар,ничек сыйлыйлар?            “Релли робин”

-Парлашып шул турыда сөйләшегез!                                        (Үзара сөйләшәләр,бастырып                                              -Әйдәгез карыйк әле без өйрәнгән барлык сүзләр дә               парларны   сөйләштерү.)

әйтелде микән?

(проекторда күрсәт)

-Түрдән узыгыз кунаклар!                                    

-Сыйланыгыз кунаклар!

-Ашагыз, кунаклар!

-Җитешегез, кунаклар!

-Кыстатмагыз, кунаклар!

в) ашаганда үз үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

-Менә табынга утырдылар, ә ашаганда үз-үзе тоту кагыйдәләрен без беләбезме?

Һәр өстәлдә файл эченэ 4әр бит салынган,шуны алып группадагы һәр укучы үз номерына кагыйдә яза

Группада  эшләү  “Сималтиниус раунд тейбл”

-Укучылар файл эченнән менә шундый битне алыгыз һәм һәрберегез үз номеры астына 1кагыйдә языгыз.

-Әйдәгез тикшерик әле: 1нче номерлар  сөйли.

-Әйдәгез экраннан карыйк эле кайсыларын эйтми калдырдыгыз икән.

(проекторда күрсәт)

-Ашар алдыннан кулыңны юарга онытма!

-Терсәгеңне өстәл өстенә куйм

-Һәрвакытта да аш җиһазларыннан куллан !

-Ашаганда сөйләшмә!

- Ашаганда чәпелдәмә!

г) кроссворд чишү.(проекторда күрсәт)

д)ризыклар турында белемнәрне ныгыту:(баллы,итле,чәй ризыклары,эчемлекләр)

-Ашханәдә, өйдә нинди ашамлыклар пешерәләр.

-Хәзер файл эченнән чиста битләрне алыгыз да 1 нче группа итле ризыкларны языгыз,2нче группа чәй ризыкларын языгыз,3нче группа эчемлекләрне языгыз.

е)күплек сан кушымчасын кабатлау

 -Сез бу ашамлыкларны күплек санда ничек әйтерсез микән? Күплек сан кушымчалары нинди?

Слайд  карый баралар, ашамлыкларның калын әйтелешсенә кул чабалар.

-Хәзер үзегез язган сүзләрне алып такта янына чыгыгыз да, дөрес группага басыгыз. - Сезнең сүз кайсы группа астында булыр икән, шунда барып бас.

-Дөрес бастымы                                                                                  -лар, - нар.                 - ләр, -нәр       “Углы”

икән тикшерик!

 Үзләре язган сүзләрне алып чыгалар,стеналарга ябыштырылган кушымчалар янына барып басалар .

ж) бирелгән шаблоннар буенча үзләренә диалог төзетү (проектордан укыйлар).

-Һәр группа диаогларны укыйлар , сыйныф буенча музыкага йөриләр,туктыйлар, парлашалар һәм шуңа охшаш диалог төзиләр.

1.-Эни өстәлдә ипи юк.
-Улым, ипи шкафта, үзең ал.
-Рәхмәт, әни, хэзер алам!

2. -Алсу, чәй әчәсенме?

-Юк,чәй эчмим, кесәл эчәм!

- Эйдэ,өстәл янынына утыр!

-Рәхмэт!

Группалап эшләү “Микс пэа шэа”, “релли робин”.

Ял итү

Уң кул ягыңда уң як,

Сул кул ягыңда сул як,

Уң як, сул як,уң як, сул як,

Истә калсын ныграк!

4.Белемнәрне ныгыту, тикшерү

-Һәр укучы файл эченнән язылган сорау+җавап кәгазьләрен алыгыз!

-Хәзер урыннардан торып үзегезгә иптәш табып бер-берегезнең белемен

тикшерегез,дөрес җавап бирсә мактагыз!

-Хәзер карточкаларны алышыпКарточкаларга язылган сорауларга җаваплар бирү Спроси –Cпроси –                Поменяйся          (Quiz-     Quiz-Trade). “Куиз-куиз-трэйд"

икенче иптәш табыгыз,сорау бирегез!

5.Йомгаклау:

а) Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Дәрестә катнашуыгызга карап үзегезгә билге куегыз!

б) Өй эше бирү: бүгенге тема буенча диалог төзе.

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.