
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 26.11.2013 12:46
- Автор: Гульнара
- Просмотров: 5948
Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлнара Риан кызы
2013 ел
Тема: Керпе-хәйләкәр җәнлек.( 3 сыйныфта Г.Галиуллинның "Керпе"хикәясен өйрәнү дәресе)
Максат:1)хикәянең эчтәлегенә төшенү,автор әйтергә теләгән фикерне табу.
2)дөрес,йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту3)җәнлекләрнең яшәү рәвешләренә карата кызыксыну уяту һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:ноутбук,проектор;(сораулар,рәсемнәр презентация итеп ясалган)
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1)Уңай психологик халәт тудыру.
2)Дәрескә әзерлекне тикшерү.
II.Өй эшен тикшерү.
-Укучылар,без узган дәрестә Г.Хәсәновның”Куян”хикәясе белән таныштык.Ә хәзер белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.Кыш җиткәндә куян ничек агара?(Башта аның койрыгы,арт аяклары агара,һәм ул ак итек кигән кебек күренә.Аркасының да арт өлешләре ак,озын колаклары да ак.Бары тик колак очлары гына ак килеш кала)
-Бик дөрес.Ә дошманнарыннан куян ничек саклана соң?(Аның ияклары бик йөгерек,артыннан берәрсе җитә башласа,ул тизрәк олы юлга чыгу ягын карый.Тигез юлдан бик тиз элдертә ул.)
-Аның нинди кызык гадәте бар?(Ул йоклаганда күзләрен йомып бетерми.Ул-бу була калса,шундук качарга әзер тора ул)
III.Белемнәрне актуальләштерү.
-Бүген без яңа хикәя белән танышканчы,табышмаклар әйтеп алыйк әле.(слайдларда җәнлекләрнең рәсемнәре күрсәтелә)
.1) Елгыр да соң,җитез дә соң! Нинди аучы коралсыз
Лента күк бөтерелә Җәнлек аулый төн буе,
Аяксыз да шәп элдерә. Аннан мыегын селкетеп
Нәрсә соң ул кем белә?(елан) Йоклап ята көн буе?(песи)
3)Кош түгел-оча 4)Оча,йөзә,чума белә-
Ябалактан курка Спортсменнарга урнәк.
Чикләвекне ярата, Кырныкы һәм өйнеке була,
Сызгырса урманны яңгырата.(тиен) Исеме аның(үрдәк)
5)Ул өстенә җәй дә ,кыш та 6)Килә бер батыр атлап,
Энәле күлмәк кия Аягы баса лап-лап
Шулай да аны әнкәсе Урманда йөри,
Йомшагым диеп сөя.(керпе) Умартадан бал көри(аю)
-Булдырдыгыз,балалар.Шушы рәсемнәр арасында без танышасы хикәянең дә герое бар.Нәрсә икән ул,балалар?(Керпе)Дөрес,укучылар.Ә хәзер керпе турында сөйләшеп алыйк әле.1Ул кайларда яши?(Урманда,кырда,болында ...)
-Дәреслектәге рәсемгә карагыз әле,тагын кайда да яши икән ул?(Бу рәсемдә керпе өйдә яшәгән дип сурәтләнгән)
-Керпе нәрсәләр белән туклана соң?(Сөт эчә, кипкән гөмбәләр,җиләкләр ярата)
-Бик дөрес.Ә бу җәнлекнең нинди файда китергәнен беләсезме,балалар?(Керпе тычканнарны тотарга ярата)
-Дөрес,укучылар.Тагын тычканнарны тотарга нәрсә ярата әле безнең?Ә песи тычканнарны ничек тота соң?Әйе,песи тычканнарны куып тота,керпе дә тычканнарны куып тота микән,балалар?Менә бу рәсемдә дә алар янәшә торалар.Ләкин рәссам аларны ни өчен бергә ясаганын әлегә белмибез.Ни өчен соң алар урманда да түгел,кырда да түгел.Сез бу сорауга җавапны текст белән танышкач әйтерсез.
IV.Яңа тема
1Сүзлек өстендә эш
-Хикәяне укый башлаганчы, кайбер сүзләргә аңлатма биреп китик әле.
Урманчы бабай-лесник идән ярыгы-трещина на полу
Юнәлдем-киттем хәрәкәтсез калу-не двигаться
Кулга ияләштерү-үзеңә ияләштерү
2.Хикәяне өлешләргә бүлеп уку.(кычкырып һәм эчтән)
-Хикәя кем исеменнән сөйләнә?(Бу хикәядә мин дип сөйләнә)
-Без аны икенче төрле дип кем әйтәбез әле?(Малай дип әйтәбез)
-Малай турында нәрсәләр белдегез?(Малай урманга баргач,урманчы бабайның өенә кергән.Ул анда керпене күргән)
-Хикәянең бу өлешендә төп фикер кайсы җөмләгә салынган соң?Шул җөмләне табып,сәнгатьле итеп укып күрсәтик әле.(Бабай үзе генә яшәми,иптәше дә бар икән!)
-Алга таба малайның күңелендә нинди сорау туа соң?(Малай идән ярыгыннан чыгып килүче тычканны күреп ала да “Әллә бабай тычканны да кулына ияләштердеме икән?” дип уйлый)
-Дөрес,бу сорау малай күңелендә генә тудымы соң ?Бәлки сез дә бу сорауга җавап эзлисегез киләдер.Шуның өчен без текстны укуны дәвам итик.(кычкырып һәм эчтән уку)
-Алга таба нәрсәләр булганын кайсыгыз сөйләп бирә?(Керпе тычканны күзәтеп утыра,тик аның артыннан песи кебек куып йөрми.Тычкан башта бөтен өй буйлап йөреп чыкты.Ә керпе тыныч кына утыра бирде.Тычкан керпенең авызына үзе килеп кергән кебек булды.)
-Бу өлештә кайсы җөмләдә төп фикер әйтелгән соң?Укып күрсәтегез әле.(Менә керпе тычканны ничек тота икән!)
-Ә хәзер хикәне укып бетерик тә,керпенең тагын нинди сыйфаты барлыгын әйтербез.(текстның калган өлешен уку)
-Керпе турында бабай нәрсә дип әйтә ?(“Керпе шундый хәйләкәр ул,басудагы тычканны да куып йөрми,оясы яныны килеп утыра да эләктереп кенә утыра “-ди бабай малайга.)
-Димәк,керпенең нинди сыйфаты бар икән?(Ул тычканнарны тотканда бик хәйләкәр икән)
3)Физкультминутка ясау.
V.Нәтиҗә
-Укучылар,сезнең хикәяне укыганда нинди күңелегездә нинди сораулар туган иде?Сез ул сорауларга җавап таптыгызмы?(Рәсемдә керпе белән тычкан ни өчен янәшә ясалган?)
-Рәсемгә карап,аңа туры килгән җөмләләрне укып күрсәтегез әле.(Әһә!Керпе дә тычканны күрде.Тик аның артыннан куып китмәде.Ашыкмый гына ярык янына килде дә хәрәкәтсез калды.Әйтерсең йокыга ук китте.)
-Дөрес,ә урманчы бабайга ни өчен өендә керпе тотарга кирәк икәнен белдегезме инде?(Керпе бабайның өендәге тычканнарны аулый)
_ Сез ничек уйлыйсыз,тычканнарны песиләр оста тота микән,әллә керпеләрме?
-Бу хикәядә автор нәрсә турында әйтергә теләде икән?(Керпенең ничек оста хәйләләп тычканнар тотканын язган)
-Ә малай турында сез нәрсә әйтер идегез?(Малай бик тә кызыксынучан,ул бу җәнлекләрне сабыр гына күзәтеп утыра)
VI.Йомгак
1)Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
2)Өй эше.1)эчтәлек сөйләргә.2) хикәя эчтәлегенә туры китереп рәсем ясарга.
3)Билгеләр кую.



/ 10