
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 29.01.2016 09:04
- Автор: Рахиля
- Просмотров: 1073
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“ Г. Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
Тема: Юлда бул өлгер,
юл кагыйдәләрен бел!
(Башлангыч сыйныф укучылары өчен
“Могҗизалар кыры” уены)
Самигуллина Рәхилә Вакыйф кызы,
I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2016
Тема: Юлда бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!
(Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Могҗизалар кыры” уены)
Максат: укучылар белән өйрәнгән юл билгеләрен, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен, транспорт төрләрен ныгыту; зиһен үстерү, игътибарлылык, дуслык хисләре, юлда йөрү культурасы тәрбияләү.
Җиһазлау: юл билгеләре, мәктәп юлы картасы, жезл, әйләндерә торган барабан.
- I. Кереш әңгәмә
Укытучы. Хәерле көн, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булыйк. Без һәркөн яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Әйдәгез әле килгәндә нинди хәвефле урыннар очрый икән сезгә, үзегезнең өйдә ясап килгән юл картасы ярдәмендә безгә аңлатып китегез.
(Төрле авылдан килүче укучылар үзләренең мәктәпкә йөрү юллары турында мәктәп юлы картасы буенча сөйлиләр).
Укытучы. Ә бүген без, балалар, сезнең белән “Могҗизалар кыры” тапшыруына юл алырбыз. Юлга чыкканчы юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик. Хәзер мин әйткән сорауларга тиз-тиз җавап бирерсез. Мин жезлны кемгә бирәм, шул укучы җавап бирә. Җавапларын белмәсәгез, иптәшләрегез ярдәмгә килә ала.
– Тротуарда йөргәндә кайсы яктан барырга кирәк? (Уң)
- Шәһәр читендәге юлларда җәяүле кайсы яктан йөри? ( Транспорт хәрәкәтенә каршы)
- Зур юлларда велосипедта йөрү ничә яшьтә рөхсәт ителә? (14 яшь)
- Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк? (Арткы)
- Автобус һәм троллейбусларның алдыннан чыгарга .....(ярамый)
- Автобусның кайсы ишегеннән чыгарга кирәк? (Алгы)
- Трамвайның артыннан чыгарга ..........(ярамый)
- Юл аркылы чыкканда кайсы якка карарга? (Башта сул, аннары уң )
- Урамда юл аша кайдан чыгарга? (Зебрадан)
Укытучы. Молодцы, балалар, сезнең белән юлга кузгалырга мөмкин.
II. Уен барышы.
Укытучы. “Могҗизалар кыры” уенында катнашу өчен безгә 3 турга 9 уенчы сайларга кирәк. Без хәзер аларны юл билгеләрен белгән укучылар арасыннан сайлыйбыз. (Укытучы юл билгеләре күрсәтә. Билгене иң беренче таныган укучы уенда катнашу өчен алга чыгып бара)
1 2 3
(Ремонт эшләре) (Тайгак юл) (Балалар)
-Бу юл билгеләре нинди төркемгә керә? ( Кисәтү билгеләре)
1 2 3
(Керү тыела) (Велосипедта йөрү тыела) (Үтү юлы ябык)
-Бу юл билгеләре нинди төркемгә керә? ( Тыю билгеләре)
1 2 3
(Урам аша җир (Туктап тору урыны) (Рөхсәт ителгән тизлек)
астыннан чыгу юлы)
-Бу юл билгеләре нинди төркемгә керә? (Информация-күрсәтү билгеләре)
(3 уенчы барабан артына баса, уен башланып китә)
1 турга сорау. Пассажирлар йөртү өчен күбурынлы автомобиль ничек атала?
Шигъри тукталыш. Бер укучы Ш. Галиевның “Юл кемнеке” шигырен сөйли.
2 турга сорау. Ул – зур, куәтле автогонкаларның кечкенә бер өлеше. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч күренеш ничек атала?
Музыкаль тукталыш. Бер укучы “Автоузыш” җырын ( Р. Миңнуллин сүзләре, Ф. Мортазин көе) башкара
3 турга сорау. Велосипедның тавыш бирү сигналы?
Тамашачылар өчен уен. Табышмаклар әйтелә.
- 1. Җирдә киң тасма ята. (Юл)
- 2. “На!”- дисәң йөрми,
“Трр!” – дисәң туктамый,
Печән салсаң, ашамый,
Койрыгын борсаң, кычкыра-кычкыра чаба. (Автомобиль)
- 3. Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез. ( Велосипед)
- 4. Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утыртып чаба
Теләсәң кая. (Трамвай)
- 5. Ә бу нинди машина –
Җир казырга ашыга?
Йөрми ул кирәксезгә:
Җир казый көрәксез дә. (Экскаватор)
- 6. Олы күзле кара айгыр
Кырык арба тартадыр. (Поезд)
Финалга чыккан уенчылар өчен сорау. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы.
Музыкаль тукталыш. Бер укучы “Уткүз” җырын ( Р. Хафизова сүзләре, З. Гыйбадуллин көе) башкара.
“Иң өлгер укучы”туры өчен сорау (төп җиңүчегә). “Велосипед” латинчадан кергән сүз. Ул татарчага ничек тәрҗемә ителә?
(Уен ахырында катнашучыларга юл кагыйдәләре язылган китапчыклар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла, төп җиңүчегә “Иң өлгер укучы” дигән медаль тагыла).
Укытучы. Барыбызга да хәвефсез юллар, имин киләчәкләр булсын!- дип бүгенге уеныбызны тәмамлыйбыз.


