header

Четверг, Июль 16, 2026
 
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Кышкы уеннар

Еремеева Л.Н.

Чистай шәһәре 1нче мәктәбе

2нче сыйныф

Максат : Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү; “Тауда”тексты өстендә эшләү; укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, “Татар теле һәм уку китабы” дәреслеге, автор Р.З.Хәйдарова, рефлексия өчен кар бабай рәсемнәре.

1.Оештыру өлеше.(уңай психологик халәт тудыру). Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф ,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

-Исәнмесез, балалар!

-Хәерле көннәр сезгә!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Рәхмәт, яхшы.

-Укучылар, бүген дәрестә кем дежур?

Бүген сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барыбыз да.

-Бүген ,... декабрь, салкын.

Актуальләштерү.

Үткән дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, кабатлау.

Авазларны дөрес әйтер өчен Ә.Бикчәнтәеваның  “Йомшак кар” шигыреннән

 бер өзек укып алырбыз.

Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән, уйлап карагыз әле?

Бирелгән рәсем буенча сүзләр , сүзтезмәләр, җөмләләр языгыз.

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН (төркемдә круг буенча язганнарын укыйлар).Укытучы кемдә иң күп сүзләр язылганын ачыклый, 2-3 укучының җавапларын тыңлый.

-Балалар язган сүзләрне, җөмләләрне укыйлар.

-Бик дөрес, булдырдыгыз.

-Ә сез балалар кыш көне урамда уйныйсызмы?

-Сез нәрсәдә шуасыз?

-Димәк,  безнең дәресебез нәрсә турында?

-Кыш, кышкы уеннар турында.

-Әйе, без бүген кыш,кышкы уеннар турында сөйләшербез.

Ә  максатыбыз нинди булыр?

Кыш турында өйрәнгән сүзләрне искә төшерербез,"Тауда" текстын укырбыз, кышкы уеннар турында сөйләшербез, сорауларга җавап бирербез.

-Ә сез укучылар ,нинди кыш билгеләрен беләсез? Санап китик әле.

-Кар ява, буран, салкын,су туңа, көннәр кыска,төннәр озын, салкын җил исә,

бозлавык.

Җөмләләрне әйтеп бетер уены.

Кыш көне...(салкын).

Кыш айлары....(декабрь, гыйнвар, февраль).

Мин чаңгы...(шуам).

Өй эшен тикшерү.

Сезгә кыш турында сөйләргә өйрәнергә иде, әйдәгез, тыңлыйк әле.

 Яңа теманы аңлату.

-Ә хәзер, мин сезгә табышмаклар укыйм, сез беренче  хәрефләрен генә язып

бүген өйрәнәсе хикәябезнең исемен әйтерсез.

-Табышмаклар укыла.

-Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?

-Тауда.

-Әйе, безнең бүгенге укылачак текстыбызның исеме  “Тауда” дип атала.

Әйдәгез бергә тауга киттек.

Физминут.

Йомшак карны алабыз,

Аннан шарлар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез.

(Балалар,  дәресебезне дәвам итәбез).

Дәреслек белән эш.

1.Яңа сүзләр өстендә эш.

2.Сүзләр белән сүзтезмәләр , җөмләләр төзү.

3.Текстны уку.

-Укытучы укый.

-Укучылар укый.

-Яңа сүзләрне кабатлау.

-Текстны тәрҗемә итү.

Ныгыту . Материалны аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

ФИНК- РАЙТ- РАУНД-РОБИН( бергә фикерләшәләр)

1.Расположи предложения по порядку текста.

2.Какие из этих предложений есть в тексте.

3. Ответить на вопросы.

Малайлар нәрсә ясадылар?

Тау нинди булды?

Балалар нәрсәдә шудылар?

4.Текстны сөйләп карыйлар.

5.Ә сез тауда шуасызмы?

(Әйе,мин тауда шуам.)

Пригласи друга :

-покататься на санках;

-покататься на лыжах;

-покататься на коньках;

-играть в снежки;

-лепить снеговика.

-Рәхмәт,  балалар бик дөрес җаваплар бирдегез.

Кыш көне урамда уйнау,  чанада, чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә  бик файдалы, шуңа күрә саф һавада күбрәк булыгыз.

Йомгаклау.

Алган белемнәрне кабатлау, ныгыту , рефлексия.

-Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсәләр белдек?

-Нинди яңа сүзләр өйрәндек?

-Кыш көне нинди уеннар уйнарга  була?

Өй эше. Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.