Рейтинг: 



/ 1
- Подробности
-
Категория: Әдәбият
-
Создано 16.01.2014 18:03
-
Автор: Бадертдинова
-
Просмотров: 2144
Апрель… Апрель … Ә беләсезме, балалар, Апрель безгә ни өчен аеруча якын? Әйе, әйе, ул безнең күңелләребезгә шифалы Шигырь иңдерде: безне нәни Апушлы – бөек Тукайлы итте. Апрель һәм Тукай – аерылгысыз. Шагыйрь әйтмешли: Яздан аерып булмый Тукайны... Булмый! Илдә кояш, җирдә кояш, Йөздә кояш, күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш. Бүген аның каршысына Канатланып чыккан бөре... Аваз сала томшыклары: Тукай көне! Тукай көне! Илдә кояш, җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген Тукай көне – Безнең бәйрәм! Ничәнче кат тагын язлар килде, Кабат кайтты сабан тургае. Һаман сагына мәшһүр Арча ягы, Өзелеп сагына нәни Тукаен. Сагыналар аны Өчиледә, Кушлавычта, Тукай-Кырлайда. Эзләп чыга аны шүрәлесе Карурманнан олы юлларга. Тукай белән данлы Арча ягы – Сагынып һәр яз искә алалар. Тукай теле белән ачыла телләр, “Туган тел”не җырлый балалар. “Туган тел” җыры Габдулла Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәгән, нибары сигез ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Тамырланып, Тукай басып торган Шигырь мәйданында, Казан урамнары чәчәк ата Апрель айларында. Кочак-кочак бәйрәм тюльпаннары – Кулда, машинада! Бу кояшлы язлар һәйкәлләрнең Хәләл барсына да. Бөрки тюльпаннардан илһам нуры, Җан сафлыгы бөрки. Тере кебек тора безнең алда Пушкин, Муса, Горький. Шатланасың язда һәйкәлләргә Чәчәк саласың да... Даһиларның, батырларның рухы – Халык арасында. Рухи күренешне милләтемә Бирде өеп бу ай. Шигриятьне апрель кояшына Төрде бөек Тукай. Мусаларның янә Тукайларның Язмыш ялын тарап, Кояш күзләренә туры карап, Чаба безнең пар ат!.. Бу атларны “һай”лап куаларга Кирәк булмас камчы, Киләчәккә озата бара чорны Үлемсезлек маршы. И сокланыр иде Тукай күрсә, Нурлы Казан, яңа Казанны, Азат халкын йолдызларга җитеп, Күтәрелгән безнең заманны. Бөек Тукай торган синдә, Җәүһәр җырларын язган. Сөекле шагыйрь эзләре Саклана синдә, Казан! Ул килгән бит, сиңа килгән, Җырлап, “Пар ат”ы белән. Ул килгән сине йөрәктән Чынлап ярату белән. Ашкынып ярсу гомердә, Талпынган ул, күкрәгән. Кара көчкә каршы куйган Керсез җанын, күкрәген. Давылга каршы атлаган Гомеренең язы белән. Уйнаган халыкның моңын Ул тиңсез сазы белән. Бөек улың күңелләрдә Җыр булып яши һаман. Сөекле Тукай эзләрен Сакла син мәңге, Казан! “НәкъКазан артында бардыр...” Юк, “нәкъ Казан алдында бардыр” –Аккош күле дигән ямьле, сихри бер почмак. Шул илаһи табигать кочагында, урман уртасында Татарстан язучыларының җәйге дачалары урнашкан. Ул үзе бер иҗат йорты кебек. Анда бүгенге көн язучылары иҗат итә... Әлеге шигырьләр дә әнә шул моңлы күл буенда язылганнар. Су анасы Аккош күленнән чыккандыр, Су анасы чәч тарый. Тарагын чәлмәсеннәр дип, Тирә-ягына карый. Әгәр чын алтыннан булса, Бу кадәр дә зур тарак, Теше саен килер иде, Мөгаен, бер йөз карак... Су анасы да агачтан, Агачтан тарагы да. Көзгесе – күл, урлый алмый Күлне бер карагы да. (Нәҗибә Сафина) Б а л а. Су анасы. Мин Су анасы буламын, Су төбендә торамын, Алтын тарагым белән Чәчемне тарап үрәм. Дус-ишләрем – бакалар Җырларга яраталар. Алар белән һәммәбез Бик күңелле яшибез. “Су анасы һәм бакалар”җыры. (Р.Батулла шигыре, М. Минһаҗев көе.) (Укучылар бии) Шүрәледән шүрләмим Ә менә Шүрәле абый: Авызын шундый ера. Кети-кети уйныйк диеп, Мине чакырып тора. Шүрәледән шүрләмим мин - Үзем тотам бармагын. Әллә кайчан беләм лә Былтыр абый кармагын. Әнә күпме бала-чага Тотынган сакалына. Кытыкламый, Былтыр кыскач, Килгән ул акылына. (Нәҗибә Сафина) “Шүрәле” җыры. (Н.Сафина сүзләре, Кирам Сатиев көе) (Уртага берәр укучы чыгып бии) Арча ягы Арча ягы саклый, киптермәгән Тукай каләменең карасын. Күңелендә очкын, моңы булган Алсын каләм. Манып карасын. Урманнарга керсен, Шүрәлесен Күрмәсә дә нарат артында. Курыкмыйча керсен, уйлап керсен Кырлай егете Былтыр хакында. (Миләүшә Шәйхетдинова) Мин туганмын шушы төбәктә, Шунда минем телем ачылган. “Әти, әни” дигән изге сүзнең Бөек сере шунда табылган. Бар безнең бер бөек Тукаебыз, Пушкин кебек шигырь Алласы. Тел ачкычын башлап синнән ала Мәктәп күргән ата баласы. Әмма Тукайсыз яшәсәк тә без Тукайдан аерылмадык. Тукайдан ераклашкан саен, без Тукайга якынайдык. Безнең белән һәрчак Аның үлемсез әсәрләре, шул әсәрләрдәге һәммәбезгә таныш булган геройлар – Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык... Яздан аерып булмый Тукайны, Язда килгән, язда ул янган... Тукайның апрельдә тууын, апрельдә вафат булуын искәртеп, шагыйрь Равил Фәйзуллин шулай дип язды. Әйе, Тукай һәрчак безнең белән яши. Тукай синдә, бездә дәвам итә. Без - Тукай дәвамы. Җыр “Туган телем” ( Э.Мөэминова сүзләре, М.Минһаҗов көе.) Кулланылган әдәбият И.Салахиев “Казаным – шигъри азаным” Казан 2005 Коллектив “Без Тукай оныклары” Арча. 2006 М.Шәйхетдиннова “Чишмә юлы” Арча. 2009 Р.Корбан “Туган тел бәйрәме” “Салават күпере”№3, 2009
У вас нет прав для создания комментариев.