г.Нижнекамск.Школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов.
Хакимова Рәмзия Риф кызы,
I квалификацион категорияле
татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.
стаж-19 ел.
Сингапур технологиясе куллаанып
5 сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес
Тема:М.Газизовның “Ботка” шигыре.
Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга чакыру.Әти-әнигә булышырга кирәклеген аңлату.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.
Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина).
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)
1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
2. Уңай психологик халәт булдыру.
II. Өй эшен тикшерү.(“Ләйлә” текстын сөйләргә иде.Сәгать 6 дагы иптәше белән очрашалар.(КЛОК БАДДИС куллану ) Бер берсенә хикәяне сөйлиләр. Тыңлыйлар,бәялиләр.Билгеләрен укытучы журналга куя.)
III.Әңгәмә аша дәреснең темасын укучылар китереп чыгара.
-Укучылар,сез нинди ризыклар яраасыз?
-Кайсы ризык файдалырак? Әйе,ботка файдалырак.
-Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Әйе,ботка турында. Мәхмүт Газизовның “Ботка” шигыре белән танышырбыз.
IV. Яңа сүзләр өстендә эш.
1.Яңа сүзләр өстендә эш. Яңа сүзләрне укытучы укый,тәрҗемәсен дә әйтеп бара. Шул ук сүзләр язылган карточкалар өстәлләргә таратыла. 4әүләп –бергә тәрҗемә итәләр.-ТИМБИЛДИНГ. Кайсы өстәл алдан бетерә-шул “Феерверк” ясый.Шул өстәлдән 3нче№ лы укучы татарча сүзләрне укый,4нче№ лы укучы тәрҗемәсен укый.-ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН.
ашамый- тырышты-
ошамый- булышты-
өстиләр- элеште-
кыстыйлар- сибеште-
бирәләр- өеште-
диләр- юышты-
2.Әңгәмә.
-Укучылар,сез нинди кашыклар күргәнегез бар?Байлар элек алтын кашыктан ашамаганнар,ә көмеш кашык тотканнар.Ни өчен көмеш файдалырак? Чистарту көченә ия.Әйдәгез әле кашыкның төрләрен дә өйрәник.
агач кашык-
тимер кашык-
көмеш кашык-
алтын кашык-
Яңа сүзләрне укытучы укый,тәрҗемәсен дә әйтеп бара. Шул ук сүзләр язылган карточкалар өстәлләргә таратыла. 4әүләп –бергә тәрҗемә итәләр.-ТИМБИЛДИНГ. Кайсы өстәл алдан бетерә-шул “Феерверк” ясый.Шул өстәлдән 3нче№ лы укучы татарча сүзләрне укый,4нче№ лы укучы тәрҗемәсен укый.-ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН. (“Портнер по плечу” белән дә тикшерергә була.)
3.Авыр сүзләр өстендә эшне дәвам итү.
майсыз- хәзер- ялт иттерде-все сьела
җайсыз- җыештырыйк-
һаман- күнде-
инде- керләр-
барыбер- мендәрләр-
алайса- шулардан соң-
табыйк- ашыйсы килеп китте-
Шул ук сүзләр язылган карточкалар өстәлләргә таратыла. 4әүләп –бергә тәрҗемә итәләр.-ТИМБИЛДИНГ. Кайсы өстәл алдан бетерә-шул “Феерверк” ясый.Шул өстәлдән 3нче№ лы укучы татарча сүзләрне укый,4нче№ лы укучы тәрҗемәсен укый.-ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН. (“Портнер по плечу” белән дә тикшерергә була.)
V.Шигырь өстендә эш. 1.Укытучы укый.2.Укучылар эчтән укып чыгалар.
3.Куплетлап 4әүләп тәрҗемә итү:
1нче өстәл-1,2 нче куплетны ;
2 нче өстәл-3,4 нче куплетны;
3 нче өстәл-5,6 нчы куплетны;
4 нче өстәл- калганын тәрҗемә итә.
“А” лар укый, “Б” лар бу куплетта сүзнең нәрсә турында барганын әйтәләр.
VI.Физкультминут. “Әпипә” көенә укучылар сыйныф буенча биеп йөриләр.Музыка туктауга биюдән туктыйлар һәм сорауны тыңлыйлар.Шул сорауның җавабына карап берләшәләр.
-Ләләнең өендә ничә кеше бар? (2 кеше-әнисе һәм Ләлә)
-Ләләгә ничәкашык бирәләр? ( 4 кашык-алтын...)
VII.Яңа теманы ныгыту.
1.Сорауларга җавап бирү.(Карточкалар белән эш)
-Башта Ләләгә ботка ошыймы?
-Боткага нәрсә өстиләр?
-Ләләгә нинди кашыклар бирәләр?
-Ләлә нинди эшләр эшли?
-Ләләгә нинди дару бирәләр? (эш)
-Соңыннан Ләләнең ботка ашыйсы киләме?
Карточкаларда сорау да,артында җавап та язылган.Укучылар җавапны карамыйча гына үзләренең җавапларын язалар. Торалар. Сәгать12 дәге иптәше белән очрашып тикшерәләр.
2.Бирелгән җөмләләрне шигырь эчтәлеге буенча урнаштыралар. (4әүләп эшлиләр. Укутучы 3нче №лы укучылардан гына сорый.)
1)Ләләгә кашык ошамый.2)Боткага май салалар.3) Ләләгә алтын кашык бирәләр. 4)Ләлә һаман ашамый.5) Ләләгә агач кашык бирәләр. 6)Алар әнисе белән өй җыештыралар.
VIII.Йомгаклау. Без бүген кемнең шигырен укыдык? .....
-Кемнәргә дәрес кызыклы булды? (кулларын күтәрәләр)
-Кемнәргә дәрес авыр булды? (кулларын күтәрәләр).Афәрин!
Өй эше: шигырьне сәнгатьле укырга (яки 4 куплетын ятларга).