header

Четверг, Июль 16, 2026
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Пәрәү гомуми белем урта мәктәбе

 

 

 

 

 

 

Мәдинә Маликова әсәрләрендә үткән заман хикәя фигыль формалары һәм аларның семантик кулланылышы

Эшне башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы

Каримова Йолдыз  Рәсим кызы

Җитәкчесе: Хафизова Ризедә Хәйдәр кызы

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2014

ЭЧТӘЛЕК

        

         Кереш..................................................................................3                                                                                                               

         Беренче бүлек. Заман категориясе турында гомуми мәгълүмат.............8              

Икенче бүлек. М.Маликова әсәрләрендә үткән заман хикәя фигыльнең синтетик формалары............................................................................................13     

                   2.1. Билгеле (категорик) үткән заман.............................................13                                                                                     

2.2. Нәтиҗәле үткән заман.................................................................26                                                                                                        

            Өченчебүлек. М.Маликова әсәрләрендә үткән заман хикәя фигыльнең  аналитик формалары  .................................................................................35

                   3.1. Тәмамланмаган үткән заман .................................35                          

3.2. Күптән үткән заман......................................................................43                                                               

3.3. Кабатлаулы үткән заман..............................................................48                                                       

         Йомгак...........................................................................................................5                                                                                                     

         Фәнни әдәбият.........................................................................................58                                                                                  

         Чыганаклар.................................................................................................60                                                                                          

КЕРЕШ

Тел - кешенең аңына, хис-тойгыларына, эчке кичерешләренә искиткеч тэсир итә торган көч. Бу көч төрле алымнар, тел-стиль чаралары аша тормышка ашырыла. Матур әдәбият телендә сәнгатьчә сурәтләү чаралары зур урын алып тора, һәм язучының үзенчәлекле стиле формалашуында актив катнаша. Теге яки бу язучының стилен барлыкка китерүдә морфологик чаралар да зур роль уйный. Әлеге морфологик чаралардан сыйфатларның кулланылышын, мәсәлән, исемнәрдә нинди килеш формаларының өстенлек итүен, я булмаса, ярдәмлек сүз төркемнәренең үзенчәлекле формаларын һ.б. әйтергә мөмкин.

 Безнең фәнни эшебезнең темасы - "Мәдинә Маликова әсәрләрендә үткән заман хикәя фигыль формалары һәм семантик кулланылышы"

Төп максат - М.Маликова әсәрләрендә үткән заман хикәя фигыль формаларының мәгънәләрен тикшерү, семантикасын ачыклау. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- үткән заман формаларының М.Маликова хикәя, повесть, романнарында кулланылышына мисаллар туплау;

– үткән заман формаларының күчерелмә мәгънәдә кулланылышын күзәтү;

- теге яки бу форманың нинди стилистик вазыйфа башкаруын билгеләү.

Фәнни эшем кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбияттан тора. Керештә эшнең максат-бурычлары билгеләнә, язучының тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясала. Төп өлешнең беренче бүлегендә фигыльдә заман категориясенең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Икенче һәм өченче бүлекләрдә үткән заман хикәя фигыль формалары аналитик һәм синтетик төрләргә бүлеп тикшерелә. Йомгакта нәтиҗәләр ясала.

Чыганак буларак Мәдинә Маликованың төрле елларда дөнья күргән "Кар сулары", "Көндәшләр", "Сары тюльпаннар", "Күрше бәхете", "Бер күрүдә яраттым", "Узма, гомер!", "Ай сүрелгән чак иде" хикәяләре, "Казан каласы таш кала", , "Алтын ятьмә", "Мендем биек тауларга", "Сөяркә" повестьлары, "Шәфкать", "Өермә", "Кызыл гөл", "Фидая" романнары файдаланылды.

Ни өчен Мәдинә Маликова? Бу соравыма җавап: Мәдинә Маликованың  "Бер күрүдә  яраттым" китабынының кереш сүзендә Ринат Мөхәммәдиев мондый сорау куя: "Кайсы яклары һәм нинди эзләнүләре белән кызыклы соң бу иҗат?", һәм хаклы рәвештә, түбәндәгечә җавап бирә: "миңа калса, барыннан да элек, үзенең тормышчанлыгы, табигыйлеге һәм гадилеге белән. Әлеге гадилек һәм табигыйлек артында язмышлар, каршылыклы хисләр, якты идеал һәм изге омтылышлар... Тормыштагы теләсә нинди каршылыклар алдында да җебеп төшмәгән, югалып калмаган көчле рухлылар. Гадилек белән табигыйлек янәшәсендә калкып чыккан көчле рухлылар кемнәр соң  алар! Көчле рухлылар, кагыйдә буларак, гайре табигый булучан..."1

Әдәбиятка килү һәм анда үз урыныңны табу, үз сүзеңне әйтү җиңел түгел. Ләкин үз укучыңны табу, дөнья башка милләт әдәбиятларыннан яхшы хәбәрдар булган замандашның игътибарын җәлеп итү тагын да авыррак. Прозабызга кыю адымнар белән килеп кергән язучы Мәдинә Маликова - газаплы һәм татлы иҗат эшендә үзенең урынын һәм бәхетен тапкан автор.1

Хатын-кыз замандашларыбыз рухын, хисләр каршылыгын, югалту һәм табуларын үз күңеле, үз ќаны аша үткәреп иҗат итә прозаик М.Маликова.

Әйтергә кирәк, бүгенге татар прозасы, бигрәк  тә хатын-кыз язучыларыбыз иҗаты - тел ягыннан аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе. Димәк, "Мәдинә Маликова әсәрләрендә фигыльнең үткән заман формалары һәм аларның семантик кулланылышы" дигән темага язылган фәнни эшемнең актуальлеге шуның белән аңлатыла.                                                   

Төп өлеш.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

ЗАМАН КАТЕГОРИЯСЕ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ.

Фигыль – предметның  эшен, хәлен процесс рәвешендә белдерә торган һәм барлык-юклык, юнәлеш, дәрәҗә, наклонение, заман, зат-сан белән төрләнә торган сүз төркеме. Лингвистик термин буларак ул гарәп теленнән алынган, эш, хәрәкәт мәгънәсендә кулланыла.

Фигыль объектив чынбарлыктагы күренешләрне предмет яки затка каратып, шул предмет яки затның вакыт эчендә үзгәрә торган актив билгесе итеп, динамикада бирә. Фигыльләр, зат-сан белән төрләнү-төрләнмәүгә карап, затланышлы һәм затланышсыз дигән төрләргә бүленәләр.

Фигыль - телебезнең лексик-семантик мәгънәләре, грамматик категорияләре һәм синтаксик функцияләре ягыннан иң бай һәм катлаулы сүз төркемнәреннән берсе.

Татар телендә фигыльне өйрәнү И.Гигановның "Грамматика татарского языка" исемле китабыннан башланып китә.

К.Насыйри үзенең  хезмәтләрендә өч төрле заман күрсәтә: үткән заман, киләчәк заман һәм хәзерге заман.

Шуннан соң катлаулы заман төрләрен бирә: күптән үткән, нәтиҗәле үткән заман һәм "тасвирлама, ягъни перифрастик формалар"2. Гомумән, К.Насыйри татар теленең заман һәм модаль формаларының  мәгънәләренә тулы һәм нечкә күзәтүләр ясый алган.

"Заман, материянең яшәеш формасы буларак, - бер-берсен алыштыра торган күренешләрнең эзлеклелеген белдерә. Һәрбер материаль процесс бер юнәлештә үсә: үткәннән киләчәккә таба. Хәзерге заман исә  үткән белән киләчәкне аера торган бер нокта, һәм ул даимән хәрәкәт итә".1

 "Заман категориясе фигыльнең төп билгеләреннән берсе санала. Ул турыдан-туры фигыльнең табигатенә бәйле: фигыль хәрәкәт төшенчәсен белдерә, материянең хәрәкәте исә вакыт эчендә уза. Объектив вакыт чиксез: аның башы да, ахыры да юк. Әмма  чынбарлыктагы конкрет процесслар билгеле бер вакыт өзегендә башкарылалар.. Эш яки хәлнең үтәлү вакыты телдә аерым сүзләр белән дә: кичә кайтты, бүген бара, иртәгә киләчәк, җөмләләр белән дә: җил исеп куйганда, бодай диңгезе әкрен генә дулкынланып, кыштырдап ала. (Г.Гобәй), махсус кушымчалар ярдәмендә дә: кайт-ты, бар-а, кил-әчәк белдерелә ала.

Процессның үтәлү вакытын махсус кушымчалар ярдәмендә белдерә торган грамматик категория заман категориясе дип атала. Заман категориясе процессның  үтәлү вакытын белдерү өчен шартлы нокта итеп сөйләү моментын ала. Сөйләү моменты белән бер үк вакытта башкарыла торган эш яки хәл хәзерге заманда, сөйләү моментыннан алда булганы - үткән заманда була.

Хәзерге, үткән, киләчәк заман төшенчәләре татар телендә тугыз заман формасында чагылыш таба. Бу формалар сөйләү моментына бер үк мөнәсәбәттә булган процессларны төрле яклап характерлыйлар. Мәсәлән, үткән заман формалары сөйләү моментыннан алда башкарылган процессның тәмамланган яки тәмамланмган булуын, кабатлануын, билгеле яки билгесез булуын ачыклыйлар.

Ясалышлары буенча заман формалары синтетик һәм аналитик булалар. Синтетик заман формалары кушымчалар ярдәмендә, аналитик заман формалары иде ярдәмче фигыле катнашында ясалалар.

Фигыль - төрки телләррдә гаять катлаулы сүз төркеме. Аның барлыкка килү, грамматик категорияләренең формалашу тарихы да кызыклы. Хәзерге татар телендә борынгы төрки телдән килгән кушымчалар үзгәрешсез саклана: -а/-ә, -ды/-де, -ган/-гән.

1. Кайбер формалар диалектларда гына сакланып калган.

2. Мәгънә үзгәреше кичергән формалар бар.

3. Яңа фигыль формалары барлыкка килгән.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

 

М.МАЛИКОВА  ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘН ЗАМАН  ХИКӘЯ ФИГЫЛЬНЕҢ СИНТЕТИК ФОРМАЛАРЫ  

         Хәзерге татар әдәби телендә үткән заманның аналитик заман формалары -ды/-де, -ты/-те һәм -ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары белән белдерелә.

2.1. Билгеле (категорик) үткән заман.

-ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялганып ясалган хикәя фигыль билгеле (категорик) үткән заман дип атала. Бу заман фигыль икенче төр зат кушымчалары алып төрләнә:

алдым        алдык

алдың        алдыгыз

алды           алдылар

М.Маликова әсәрләрендә билгеле үткән заман формалары нигездә III зат берлек сан формаларында кулланылалар, шулай да башка зат формалары да урын алган. Мисаллар:

Ниһаять, абзарга кереп, калтыранган кулларым белән бүләкне кесәдән чыгардым. (1, "Кар сулары", 9 бит)

Менә син аның каршына килеп бастың һәм бүрәнә йортның эченнән ачык тәрәзәгә карагандай булдың. (6, "Фидая", 229)

Чыннан да, кайгыга нык биреште ул: ябыкты, олыгайды, йөзе агарып китте. (3, "Шәфкать", 184)

Категорик үткән заман эшнең үтәлүен сөйләүче үзе күреп сөйләгәндә яки эшнең үтәлүендә бернинди шик булмаганда кулланыла. Нәкъ шуның өчен ул категорик (катгый) үткән заман дип атала да.1

Заманның мәгънәсе - сөйләү моментыннан алда, бер тапкыр булган, категорик (= билгеле) үткән заман эш-хәлләрнең эшнең билгеле бер вакытка яки урынга караганлыгы күрсәтелергә мөмкин.2

Шундый  б е р  к өн н е ң  кичке эңгер-меңгер  с ә г а т е н д ә, кеше тулы троллейбуста күзлек кигән пенсия яшендәге бер апа миңа каршы утыргычка килеп утырды. (1, "Сары тюльпаннар", 32)

Ниһаять, язды бу   б е р к ө н н е. (1, "Узма, гомер!", 123)

К и ч е н  ул очсыз-кырыйсыз урман булып, серле булып күренде. (1, "Узма, гомер!", 102)

Б е р   ш и м б ә д ә  Вилдан аны өенә чакырды. (1, "Казан каласы таш кала", 179)

А т н а   б у е  парлаштырып әле китапханәгә, әле театрга, әле чаңгы шуарга йөрттеләр боларны. (6, "Кызыл гөл", 250)

К и ч ә  дә  к ө н  б у е  авызыңа бер валчык кермәде. (6, "Кызыл гөл", 120)

Күргәнебезчә, М.Маликова әсәрләрендә билгеле үткән заман хикәя фигыль, көн, кич, сәгать, вакыт һәм башка вакытны белдергән сүзләр белән килеп, процессның билгеле бер вакытка караганлыгына ишарәли.

Алдагы мисалларда исә -ды/-де//-ты/-те кушымчалы фигыль эшнең билгеле бер урында үтәлгәнлеген күрсәтә торган сүзләр белән кулланылган:

Ш у н д а  тагын Ирина белән очраштым. (1, "Узма, гомер!", 121)

Әле менә  Ф р а н ц и я д ә  дә бу өлкәдә эшләрнең ничек баруы белән бик нык кызыксындык. (5, "Өермә", 144)

         Ул арада  и ш е к  т өб е н ә  нык пычранган "ПАЗ"  автобусы килеп туктады. (6, "Фидая", 227)

Билгеле үткән заман формасы эшнең башлануын, бер тапкыр булуын белдергән аналитик фигыльләр өчен аеруча уңай.

Бер елдан мин үзем дә авылыбыздан чыгып киттем. (1, "Кар сулары", 15 бит)

Шулай бер заман аптырап Агыйдел аръягына карап торганда, Заһир абыйның дәшкәнен ишетеп сискәнеп киттем мин. (1, "Көндәшләр", 17)

Радиоалгыч кызды һәм урыс телендә калын ир тавышы белән, бөтен өйне яңгыратып, сөйләргә тотынды. (1, "Күрше бәхете", 59)

Шунда сестра килеп керде дә мине шелтәләргә кереште. (1, "Узма, гомер", 119)

Мортазаның башы әйләнеп китте, бөтен тәне ут капкандай кызыша башлады. (6, "Кызыл гөл", 67)

Эшнең нәтиҗәсен белдергән -ган кушымчалы үткән заманнан аермалы буларак, категорик үткән заман вакыйгаларның тиз алышынуын яки эзлекле үсешен белдерә ала. Мәдинә Маликованың без тикшергән әсәрләрендә мондый кулланылыш шактый актив, бигрәк тә вакыйгаларның эзлекле үсешен тасвирлау кирәк булганда, автор әлеге фигыльләрне файдалана:

Ә без үстек, шәһәргә киттек, аннан аяк башларын ике якка каратып йөрергә өйрәнеп кайттык. (1, "Кар сулары", 5 бит)

Үзебезнең сарыкның язгы йонын яздым, бик нечкә итеп җеп эрләдем. Аннары күрше авылдагы кардәшләребезгә кунакка барып, ике көн эчендә бер кием перчатка бәйләдем. (1, "Кар сулары", 13 бит)

– Кичә тагын театрга бардым, "Сүнгән йолдызлар"ны тагын бер кат карадым әле, - диде ул. - Тагын Мәхдүмгә гашыйк булып кайттым. (1, "Сары тюльпаннар", 35)

"Алтын  ятьмә" әсәрендә исә автор бер контекстта тулысынча диярлек -ды формасын куллана. Шул рәвешле, безнеңчә, сюжетның үстерелешен дә чагылдыра:

Улы өчен борчылу Тәслимәнең үзен кызгану хисен күмеп китте. Ул ашыгып йокы бүлмәсеннән озын итәкле, вак бизәкле күлмәген алып чыкты. Ни дулкынланган булса да, көзге каршына басып, эре дулкынлы коңгырт чәчен җентекләп тарады, лак сипте. Каш-керфекләрен буяды. ... Биек үкчәле кызыл туфлиләрен киеп, түгәрәк йөзенә гамьсезлек галәмәте чыгарып, ишекне ачты. (4, "Алтын ятьмә", 9)

Шул ук күренешне "Адашканга юл кайда?" әсәрендә дә күзәтергә  мөмкин:

Ә Ниаз, Фидаил белән саубуллашкач, өенә кайтты да йокларга ятты. Икенче көнне соң гына торып, шәһәргә чыгып китте. "Дзюдо даһие" дигән ике сериялы кинога керде. Көрәшчеләрне, көчле кешеләрне яратканга, бу фильм аның күңеленә бик хуш килде. Ә кич белән ул, берүзе ах-вах килеп, телевизордан хоккей карап утырды. (3, "Адашканга юл кайда?", 319)

Түбәндәге җөмләләрдә   -ды/-де формасы, үзенең төп парадигматик мәгънәсеннән тыш, контекстта вакыйгаларның тиз алмашынуын да белдерә:

Кинәт якында гына куак кыштырдады, Һәдия читкә атылды, аның кофтасы гына ак күбәләк булып сузылып үтте. (1, "Бер күрүдә яраттым", 75)

Трамвайларның ишекләре ачылды, ир-егетләр төште. (1, "Казан каласы таш кала", 135)

Надзиратель хатын сискәнеп каршы басты, соң чиккә җитеп гасабиланган Заһидә аңа кизәнде, йөзен тырнап алганын үзе дә сизми калды. (6, "Кызыл гөл", 120)

Бу заманда килгән фигыльләр, -да, -дә  кисәкчесе белән килеп, шулай ук вакыйгаларның тиз алмашынуын белдерә.

Мин аларны кәгазьгә төрдем дә бишмәтемнең куен кесәсенә тыктым. (1, "Кар сулары", 14 бит)

         Мин хатны алдым да ишек алдына чыгып киттем. (1, "Көндәшләр", 19)

         Хатын рәхмәт әйтеп сөтне алды да балаларын чакырды. (1, "Күрше бәхете", 54)

Токтогулов кунакханәдән чыкты да, кызу-кызу атлап, урам буйлап китте. (6, "Кызыл гөл", 55)

Бер саны, теркәгеч функциясендә килеп, тиңдәш кискәләр барлыкка китерә. Без анализлаган әсәрләрдә мондый кулланылыш актив түгел.

Әкълимә апаның каләме хәрәкәтсез калды, ул хатка бер үрелде, бер кулын кире алды. (1, "Көндәшләр", 21)

         -ды/-де//-ты/-те формалы үткән заман хикәя фигыльлр, тиңдәшләнеп килгәндә, һәм теркәгече ярдәмендә бәйләнәләр:

         Дания аптырап артына борылды һәм... Әдһәм абыйны танымады. (1, "Ай сүрелгән чак иде", 95)

         Мәрьям, Вилданны уятмаска тырышып, сак кына урыныннан кузгалды һәм, пәрдәне ачып, тышка карады. (1, "Казан каласы таш кала", 188)

                  Ул, ботинкалары белән каты-каты басып, коридор буйлап узды һәм, тамагын нык кырып, ишекне ачты. (6, "Кызыл гөл", 108)

 

Категорик үткән заманның синтагматик мәгънәләре

Фигыльнең лексик мәгънәсе чикле яки чиксез булуына карап  -ды кушымчалы үткән заман тәмамланган яки дәвам иткән эш-хәлләрне белдерә ала:

Заһир абый мине сулыш та алмыйча, тынып, башын иеп тыңлады. (1, "Көндәшләр", 18 бит)

Ашыкмады Хәдичә, уйлады, сайлады, авылның иң шәп егетенә, армиядән яңа гына кайткан кара мыеклы, яшькелт күзле Шакирга чыкты. (1, "Күрше бәхете", 61)

Әйе, алар икесе дә эч серләрен бикле сандыкларда сакладылар. (1, "Казан каласы таш кала", 178)

Бәхет каласы көннән-көн матурланды, үсте, зурайды. (1, "Казан каласы таш кала", 205)

Бу мисалларда яраттым, тыңлады, ашыкмау, уйлау, сайлау, саклау, матураю, үсү, зураю фигыльләре - чиксез. Аннан ясалган категорик  үткән заман эшнең күпмедер вакыт дәвам иткәнлеген белдерә;

Алар, Чехов базары аша үтеп, тын бакчага керделәр. Мәрьям планшетын сукмак кырыендагы диванга куйды. (1, "Казан каласы таш кала", 178)

Бусы һич көтмәгәндә телдән ычкынды. (6, "Кызыл гөл", 117)

Малай, әллә уттан куркып, әллә әнисен күрергә теләмичә, күзләрен чытырдатып йомды, иреннәрен кысты. (4, "Алтын ятьмә", 4)

Шуларны киеп, карточкага төште. (1, "Бер күрүдә яраттым", 73)

Мисаллардан күренгәнчә, керү, кую, ычкыну, йому, кысу, карточкага төшү - чикле фигыль, һәм шул ук заман эшнең бер тапкыр булуына һәм тәмамлануына ишарә итә. Алдагы мисалларда да бу эзлеклелекне күзәтергә мөмкин:

Бер мизгелгә туктап калды. (6, "Кызыл гөл", 56)

Касыйм җиңеләеп көлеп җибәрде. (1, "Кызыл гөл", 118)

Ул ашыгып телефон трубкасына ябышты. (1, "Кызыл гөл", 144)

Фидая машинасына барып утырды да Балкышка кузгалырга кушты. (1, "Фидая", 335)

Мин телемне аркылы тешләдем. (1, "Сары тюльпаннар", 35)

Ләкин шул ук вакытта кайбер очракларда кабатланып килгән -ды формалы фигыльләр бер үк вакытта башкарылган эш-хәлне дә белдерергә мөмкин. Мисал:

Люция зарланмады, еламады, хәсрәтен күз карашында да сиздермәде. (1, "Бер күрүдә яраттым", 36)

Шул урында Бакый аңына килде, тирән упкыннан күтәрелгәндәй, әкренләп зиһене ачылганын тойды, авырлык белән чынбарлыкка кире кайтты. (1, "Бер күрүдә яраттым", 69)

Бәхет каласы көннән-көн матурланды, үсте, зурайды. (1, "Казан каласы таш кала", 205)

Контекстта дәвамлылыкка, кабатлануга, эшнең дәвам итүенә ишарә итүче сүзләр булуы мөмкин: озак, шактый вакыт, һаман, гел, еш, әле һ.б. Фактик материал күрсәткәнчә, М.Маликова әсәрләренд бу мәгънәне белдерүдә озак һәм шактый сүзе еш кулланыла:

Шакир абзый йокысы килгәнен белгертеп  о з а к  итеп иснәде. (1, "Күрше бәхете", 56)

Ш а к т ы й  о з а к  йөрделәр бит югыйсә. (1, "Казан каласы таш кала", 178)

Давыт аларның парлашып биегәнен  ш а к т ы й  в а к ы т  читтән генә күзәтеп торды. (6, "Фидая", 275)

Вакытны белдергән сүзләр дә аспектуаль мәгънә булдыруда шактый еш кулланылганнар: ел +буе, төн+буе, һаман, гомер+буе, соңгы кичтә, соңгы ел эчендә һ.б. 

Б и ш  е л  б у е  группабызның комсоргы итеп сайланды ул. (1, "Сары тюльпаннар", 35)

Дөрес, Люция  б и ш  е л  б у е  ялгыз торна булып йөрмәде. (1, "Сары тюльпаннар", 36)

         Ләкин, җитешермен әле, ашыгыч түгел, дип, һа м а н  суза килдем. (6, "Фидая", 253)

Т ө н н ә р  б у е катыргы, фанер, пенопласт турап, һәйкәлнең макетын ясады. (1, "Казан каласы таш кала", 172)

-ды/-де формалы үткән заман, кат-кат, берничә тапкыр, күп, тагын сүзләре янында килеп, эшнең кабатлануын да белдерелә ала. М.Маликова әсәрләреннән мисаллар:

Мортаза  ө ч - д ү р т  т а п к  ы р  үзенең ирлеген расларга омтылып карады. (1, "Кызыл гөл", 66)

Армиядән кайткач, рәтләнәмме дигән өмет белән,  и к е - ө ч  т а п -

к ы р шактый тәҗрибәле хатыннарның кочагына кереп карады Мортаза. (1, "Кызыл гөл", 66)

Гадил Камиләгә  т а г ы н  б е р  т а п к ы р  карады да, хәзер үк чыгып китәргә кирәклеген аңлады. (5, "Сөяркә", 266)

Ул көнне Илүсә заводка  т а г ы н  килде. (6, "Кызыл гөл", 179)

Категорик үткән заман кебек, булса кирәк, шикелле кебек модаль чаралар белән кулланылса, фаразый үткән заманны белдерә.

Ул шулай керфеген дә какмый карап торгач, чәчкә хуҗасы нидер әйтергә тиеш тапты  булс а  к и р ә к. (1, "Сары тюльпаннар", 32)

         Хатыннар белән бөтенләй кызыксынмады  ш и к е л л е. ("Өермә", 100)

Аның йөрәк түрендәге нечкә бер кыл тибрәнеп, татлы сулкылдау булып чылап куйды  ш и к е л л е. (5, "Сөяркә", 269)

         Күчерелмә мәгънәләр

Тикшеренү күрсәткәнчә, Мәдинә Маликова әсәрләрендә билгеле үткән заманның күчерелмә мәгънәдә кулланылуына җөмләләр очрамады диярлек.

-ды формалы үткән заман хикәя фигыль, -мы сорау кисәкчәсе белән килеп, шарт мәгънәсен дә белдерә ала.

Моратны күрдеме - яшь чаклары искә төшә. ("Казан каласы таш кала", 204)

Категорик үткән заманның күпмәгънәлелеге - аның контекстта күптөрле синтагматик, шул исәптән күчерелмә мәгънәләр белдерә алуы - бу форманың бик борынгы булуыннан килә.

Шунысы игътибарга лаек: контекстта -ды кушымчалы үткән заман билгесез үткән заман мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин:

Фронт юлларында зенитчыларны шактый күп очратты ул. (1, "Бер күрүдә яраттым", 75)

Димәк, тикшеренү күрсәткәнчә, кулланылыш ешлыгы ягыннан -ды/-де//-ты/-те формалы билгеле үткән заман өстенлек итә. Бу аңлашыла да, чөнки, беренчедән, ул борынгы форма; икенчедән, сөйләмдә дә ул иң күп кулланыла торган заман күрсәткече. Семантикасына килгәндә, ул шактый төрле мәгънәләрне белдерә, бу аның нинди контекстта, нинди тел чаралары белән янәшә килүенә бәйле. Төп мәгънәсе - сөйләү моментыннан алда, категорик (= билгеле) үткән заман эш-хәлләрне белдерә. Җөмләдә эшнең билгеле бер вакытка яки урынга караганлыгы күрсәткән сүзләр, эшнең кабатлануына ишарә иткән лексик берәмлекләр дә кулланылырга мөмкин.

Фактик материал күрсәткәнчә, М.Маликова әсәрләрендә -ды/-де кушымчалы үткән заман төрле семантик үзенчәлекләргә ия.

2.2. Нәтиҗәле (билгесез) үткән заман

 

Нәтиҗәле үткән заман -ган/ -гән// -кан/ -кән кушымчалары белән ясала һәм I төр зат кушымчалары алып төрләнә. Үткән заманнар арасында бары тик бу заман гына I төр зат кушымчалары белән төрләнә.

алганмын            алганбыз

алгансың            алгансыз   

алган                             алганнар

Ишекне шакылдатканда башымны бәргәнемне сизмәгәнмен. (6, "Кызыл гөл", 146)

Зыян салгансыз икән, түләргә туры килер, - диде Искәндәров. (6, "Фидая", 334)

Дөрес, көн яктысында ул күңелне артык шомландырмый, чөнки аңа эчтән сарыга, тыштан зәңгәргә, тәрәзә яңакларын акка буяганнар. (6, "Фидая", 190)

Татар телендә бу форма мәгънә киңлеге белән аерылып тора, чөнки кайбер төрки телләрдә аның функциясе өлешчә -ып кушымчалы үткән субъектив заманга күчкән: алыпмын, килепсез, барыпсыз һ.б. Соңгы форма татар диалектларында очрый.1

Форманың мәгънәсе: -ган кушымчалы форма үткән, әмма нәтиҗәсе хәзерге заман өчен актуаль булган эш-хәлләрне белдерә. Башкача әйткәндә, сөйләү моментына эш тәмамланган, һәм нәтиҗәсе хәзерге заманда дәвам итә. Шуңа күрә бу заман башкача үткән-хәзерге яки перфект дип атала. Димәк, бу заманда килгән фигыль процессны үзенә, үтәлүенә түгел, бәлки нәтиҗәсенә игътибар иттерә. Аның төп мәгънәсе, категорик үткән заманнан аермасы да нәкъ шунда.2

Ул бронзадан зур гына чәчәк савыты рәвешендә эшләнгән, аңа шундый ук бронзадан коелган мәхәббәт алласы - канатлы малай амур килеп кунган. (6, "Кызыл гөл", 55)

Кызның кыяфәте сәер иде: төссезләнгән хастаханә халаты кигән, башына яулык урынына кашларын каплап диярлек зур ак марля кисәге ураган. (6, "Кызыл гөл", 144)

Егет өйләнгән, аның җиде улы, бер кызы туган. Уллары илнең асыл егетләре булып, кызы илнең сылуы булып җитешкән. (4, "Шәфкать", 61)

Китерелгән мисалларда нәтиҗәле үткән заман белән бирелгән фигыльләр процессның үзен түгел, бәлки нәтиҗәсен күрсәтәләр. Нәтиҗәле үткән заманның хәзерге заман белән мөнәсәбәттәшлеге әлеге җөмләләрдә ачык күренә, ягъни хикәяләү хәзерге заманда бара.

Н.К.Дмитриев әйтүенчә, нәтиҗәлелек - форманың төп мәгънәсе. Ягъни үткәндә булган билгеле бер эш яки хәл хәзерге вакыттагы нәтиҗәсе булу-булмавы ягыннан тасвирлана. Сөйләүченең төп игътибары эшнең үткәндә үтәлешенә түгел, бәлки аның хәзерге вакыттагы нәтиҗәсе булу-булмавына юнәлгән.1     

         Миңа охшаган ул. (1, "Сары тюльпаннар", 35)        

Өрлектәй ирләргә начальник итеп кем куйган аны? Ни төрле сәләте, нинди яхшылыклары өчен күтәргән? Кемнеңдер игътибарын җәлеп иткән, кемнәрнедер үзенә караткан. (6, "Фидая", 387)

Шунысы игътибарга лаек: М.Маликова әсәрләрендә -ган/-гән//-кан/-кән формасы, сөйләүче үзе күрмәгән процессларны белдергәндә, имеш, дип сөйләделәр, диләр кебек сүзләр белән кулланыла.

И м е ш, беркөнне кемгәдер барып кергән бу, ә анда кызлар утырмага килгән, сәке йөзлегенә тезелеп, бәйләп-чигеп утыралар икән. (6, "Фидая", 271)

...Каядыр читтә ул, концертларда катнашып, фокуслар күрсәтеп тә йөргән, и м е ш. (6, "Фидая", 271)

Ул көннәрне хастаханә пешекчеләре Гыйззетдингә дигән ашны аерым пешергәннәр, дип сөйләделәр соңыннан. (6, "Фидая", 274)

Беренче затта нәтиҗәле үткән заманның бу мәгънәсе бераз башкачарак төсмер ала. Икенче, өченче заттагы фигыль сөйләүче үзе күрмәгән, катнашмаган эш-хәлне белдерсә, беренче затта килгән фигыль үтәүченең (шул ук сөйләүче дә) ихтыярыннан тыш үтәлгән процессны белдерә. М.Маликованың без анализлаган әсәрләреннән мисаллар китерик:

Ә бәлки, мин чыннан да нормаль хәлгә килеп, җитлегеп җитмәгән булганмындыр. (6, "Фидая", 254)

Аңламаганмын, уйламаганмын, кадерен белеп җиткермәгәнмен. (6, "Фидая", 255)

Әмма барыбер аңарчы чукрак булып яшәгәнмен икән. (6, "Фидая", 251)

Шунысы игътибарга лаек: Мәдинә Маликова әсәрләрендә -ган/-гән//-кан/-кән кушымчалы фигыльләр еш кына чагыштыру күрсәткечләре белән дә кулланылалар (-дай/-дәй, кебек). 

Мисаллар:

а) -дай/-дәй

Кара плащ өстеннән, Мәгъсүмнең сынын икегә аергандай, ак халат җиңе сузылган. (6, "Фидая", 189)

б) кебек:

 Түбә каядыр биеккә, ак мендәр-болыт кисәгенә омтылган, махсус корымланган пыялаларның һәркайсының эченә бик күп серләр яшерелгән  к ебек. (5, "Өермә", 142)

Тауларда үткән балачагымның хуш исен сеңдергәнсең кебек. (5, "Мендем биек тауларга", 255)

Без тикшергән әсәрләрдә -ган/-гән кушымчалы үткән заман фигыльгә -дай бул- һәм -дай ит- конструкцияләре дә күп теркәлде:

Бу уйлардан кинәт хатынның зиһене ачылып киткәндәй булды. (6, "Фидая", 190)

Меңьяфрак, гөлбадран, ак әрем сабаклары, аны яшереп, биегәеп киткәндәй булдылар. (6, "Фидая", 337)

Кинәт бу оркестрга ят бер тавыш килеп кушылгандай булды. (6, "Фидая", 337)

Күпмедер вакыттан соң гына аяк очларының, ниһаять, җиргә терәлгәнен тоеп, аңына килде, айнып киткәндәй булды. (6, "Фидая", 338)

Кайбер җөмләләрдә -ган + -дай бул- һәм -ган + -дай ит- формалары бер үк контекстта кулланылалар:

Мөнирә торып басты да, чигүле пәрдәне төзәткәндәй итеп, гөлләр аша үрелеп, урам якка карады. Аның ак йөзендә нәрсәдер көтү, яшерен өмет чагылгандай булды. (6, "Фидая", 396)

Категорик үткән заман кебек, булса кирәк, шикелле кебек модаль чаралар белән кулланылса, фаразый үткән заманны белдерә. Мәсәлән,

Бер ел узган... Ә бит кичә генә булган шикелле. (5, "Сөяркә", 269)

Нужа калачын шактый ашаган булса кирәк. (6, "Кызыл гөл", 4)

Тагын бер үзенчәлекле фактны билгеләп үтәргә кирәк: М.Маликова әсәрләрендә нәтиҗәле үткән заман формалары, бигрәк тә I яки II затка караганнары, юклык формасында кулланылалар.

Ишекне шакылдатканда башымны бәргәнемне сизмәгәнмен. (6, "Кызыл гөл", 146)

Истә калырлык сүзләр сөйләнелмәгән, хәтергә мәңгегә сеңәрлек вакыйгалар булмаган. (1, "Казан каласы таш кала", 178)

Күпме еллар аккан су кебек үткән дә киткән, ә Мәрьям, менә моны мин булдырам, дип әйтерлек бер эш тә кыра алмаган!.. (1, "Казан каласы таш кала", 197)

-ган кушымчалы форма күчерелмә мәгънәдә дә кулланыла ала һәм киңәйтелгән хәзерге заман мәгънәсен белдерә:

"Тагын яңгыр, - дип уйлады. - Һаман туктамаган. Коюын белә". (6, "Фидая", 191). (Ягъни яңгыр хәзер ява.)

Әнә ул сәхнә кырыена таянып утыргә да, йөзен гел ӘкълимӘ апа артыннан борып йөртә - озын борынын аңа бәйләп куйганнармыни! (1, "Көндәшләр", 18 бит) (Ул хәзер таянып утыра.)

Димәк, татар телендә үткән заманның синтетик формалары -ды/-де, -ты/-те һәм -ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары белән белдерелә. Бу формаларның икесе дә контекстта төрле мәгънәләргә ия, аларның, анализлаган мисаллардан күренгәнчә, борынгы булуы белән дә аңлатыла.

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК.

М.МАЛИКОВА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬНЕҢ АНАЛИТИК ФОРМАЛАРЫ

         Аналитик заман формалары дип, алда әйткәнебезчә, ярдәмче фигыль ярдәмендә ясалган формаларга әйтәбез. Татар телендә  аналитик заман формалары шактый. Алар иде фигыле белән ясалалар.

3.1. Тәмамланмаган үткән заман.

Бу заман -а/-ә, -ый/-и + иде формасы белән белдерел  һәм II төр зат кушымчалары алып төрләнә. Зат кушымчалары ярдәмче фигыльгә кушыла.

ала идем    ала идек

ала идең     ала идегез

ала иде       ала иделәр / алалар иде

         Ул үскәндә, авылда ир-ат аз, сугыш чорында тол калган хатыннар тормыш йөген уртага җигелеп тарталар иде. (5, "Мендем биек тауларга", 203)

Ул чакта әнкәйнең, элегрәк заманнарда бик мул тора идек, ипи катыларын сыерга ашата торган идек, дип сөйләгәненә хәйран кала идем. (4, "Алтын ятьмә", 5)

Ләкин бер мизгелдә тоелып калган ул караш сине сагайта, күңелне шомландыра иде. (1, "Бер күрүдә яраттым", 40)

III затта сирәк очракта төп фигыльгә элек зат күрсәткече булып йөргән -дыр/-дер кушымчасы ялганырга мөмкин. М.Маликова әсәрләрендә мондый фигыль формасы күп түгел, бары "Күрше бәхете" әсәрендә авыл халкы сөйләмендә диалекталь вариант буларак кына кулланылган:

– Уятуыңа рәхмәт инде, Мәлихәттәй. Тәки маллар көтүдән каладырые, - дип, сүзне шома гына борып куйды Хәдичә апа. (1, "Күрше бәхете", 58)

Минем Гайнетдин, чуалып кайткач, гел күземә генә карап торадырые, мәрхүм. (1, "Күрше бәхете", 58)

"Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе"ндә бу формага хас мәгънәләр дип, эш-хәлнең тәмамланмавы, дәвамлы булу яки кабатлануы һәм үткәннең билгеле бер вакытка караганлыгы күрсәтелә, -ганда, -ды кебек формалар яки сүзләр вакытка ишарәлиләр4. Н.Х.Салехова форманың мәгънәсен контекстка һәм фигыльнең лексик мәгънәсенә бәйләп өйрәнә. Форманың төп мәгънәләре дип ул эш-хәлнең сөйләү моментыннан алда булуын һәм процесслык (эшнең агышы) мәгънәләрен күрсәтә; вариант мәгънәләре дип кабатлану һәм үткәндәге даими эшләрне гомумиләштерә, дип саный.5

Мисаллар:

К а й ч а н д ы р, б а л а ч а к т а, Бакыйны әнисе шушылай күңел назы белән иркәли иде. (1, "Бер күрүдә яраттым", 74)

Б а ш т а р а к  Дания моның сәбәбе хакында уйламый иде. (1, "Ай сүрелгән чак иде", 91)

М о ң а р ч ы  Давыт хатынын үз җаена бора белә иде белүен. Ир баш булса да, хатын муен дигәнне алга куеп, ул кушкан тарафка гына карап яшә егет эше түгел дип саный иде ул. (6, "Фидая", 275)

Мин клубны җыештыра идем әле  у л  ч а к т а. (6, "Фидая", 272)

У л  чакта авылда колонкалар юк, суны коедан алалар иде әле. (6, "Фидая", 272)

Күңел бәргәләнә, әмма аяклар үзләреннән-үзе шушы тарафка тарта иде. (6, "Кызыл гөл", 180)

Ләкин йөрәк тынычлана алмый, һичкайчан булмаганча тынгысыз тибә, ниндидер бәхетсезлек булгандай шомлана иде. (6, "Кызыл гөл", 180)

Динә Зәйтүнәгә түгел, аның җилкәсе аша караган, иреннәре елмаерга тырыша, әмма түгәрәклнеп килгән күзләрендә кисәтүле сагаю чагыла иде. Ларисадан шикләнә, аның алдында сөйләшәсе килми иде аның. (3, "Шәфкать", 131)

Тәмамланмаган үткән заманның борынгырак формасы да очрый. Шулай да -р/-мас иде кушымчалы форма -а иде белән ясалган формадан борынгырак, чөнки ул хәзерге заманның -р/-мас кушымчалы борынгырак формасына кайтып кала. Әдәби әсәрләрдә форманың диалектлар өчен хас варианты очрый. М.Маликованың "Басып сайрар талы бар" әсәреннән мисал:

Ә Хәбир белән танышкан елларда аңа бөтенләй башка сәбәп белән, дљньяларын онытып текәләләр иде. Мәскәү метросының эскалаторында каршы яктан килгән халыкның башы гел аның ягына борылган булыр иде. (2, "Басып сайрар талы бар", 110)

Күргәнебезчә, беренче җөмләдә -а иде формасы, икенче җөмләдә шул ук мәгънәдә -р иде кушымчалы заман кулланылган. Автор тавтология булдырмау максатыннан шулай кулланган булса кирәк.

3.2. Күптән үткән заман

Күптән үткән заман -ган/-кан, -гән/-кән формасына иде ярдәмче фигыле кушылып ясала һәм, II төр зат кушымчалары алып, төрләнә:

алган идем           алган идек

алган иде?           алган идегез

алган иде             алганнар иде / алган идел?р

        

Мин аңа китапны җибәргән идем, кайбер урыннарына каләм белән сызып та куйган идем. (1, "Ай сүрелгән чак иде", 98)

Бакый җиргә төшкәндә, старшина Фоменко белән сержант Матвеев танк артына ышыкланганнар иде инде. (1, "Бер күрүдә яраттым", 70)

         Без хат язышырга сүз куешмаган идек. (1, "Узма, гомер", 125)

        

Күптән үткән заман фигыль формалары янында да шикелле бәйлеге килә ала, ләкин бу очрак без тикшергән әсәрләрдә  күп түгел.

Ә бина әле нык тора, аны кузгатып та, үзгәртеп тә булмас шикелле, гүяки аның янында вакыт үзе туктап калган иде шикелле. (6, "Фидая", 191)

Күптән үткән заман формасының "икенче бер үткән" заман белән мөнәсәбәте төрлечә була. Югарыда китерелгән мисалларда бу формалар күптән үткән заманнан алда килгән. Ләкин формалар тәртибе җөмләдә башкача да булырга мөмкин: ягъни башта төп эшне белдергән -ган иде формасы килә, аннан соң күптән үткән заманга бәйле икенче эш күрсәтелә. Бу очракта эшнең бүленгәнлеге яки көтелгәннең киресе булырга мөмкин.

Вилен язуны алырга кулын биргән иде, Касыйм бирмәде. (6, "Кызыл гөл", 118)

...Менә шундый кыйсса сөйләгән иде Зәйтүнәгә әнисе. Әкияткә охшатып сөйләгән иде, әмма ул, әкият булса да, бик тә чынга охшаган үзе. (3, "Шәфкать", 61)

Димәк, күптән үткән заман формасы да - мөнәсәбәтле заман төре. Мондый кулланылыш М.Маликова әсәрләрендә бик күп.

3.3. Кабатлаулы үткән заман

Бу заман хәзерге заман сыйфат фигыльнең (-а, -ә, -ый,  -и + торган) аналитик формасына нигезләнә, ала иде ярдәмче фигыле кушылып, икенче төр зат кушымчалары белән төрләнә:

                     Берлек                                          Күплек

                      ала торган идем                           ала торган идек

                      ала торган идең                          ала торган идегез

                      ала торган иде                           ала торганнар иде/ала торган   

                                                                                                   иделәр

Рассекаев үзе исә һәрвакыт ярты сәгать алдан килә торган иде. (6, "Кызыл гөл", 143)

Миңа әле хәтта, җырчы булырсың, консерваториядә укырсың ди торганнар иде. (1, "Узма, гомер", 126)

Тиңдәш кисәкләр янында иде ярдәмче фигыле соңгысына ялгана. Мисалга игътибар итик:

Дымсу урман һавасы башка вакытта сулышны иркенәйтә, авыр уйларны җиңеләйтә, үлән сабакларының, меңьяфрак чәчкәләренең битне назлап кытыклавы ирексездән елмайта торган иде. (5, "Сөяркә", 267)

Кабатлаулы үткән заман формасының парадигматик мәгънәсе: -а торган иде формасы үткәндә булган гадәти, типик яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә.

Без аңарчы да Люциядә кунакта еш була торган идек. (1, "Сары тюльпаннар", 39)

Эшнең гадәти, типик яки кабатлаулы булуы фигыль семантикасына бөтенләй үк бәйсез түгел:

Чикле, аеруча хәрәкәтне белдерүче фигыльләрдә бу форма үткәндә кабатланган эш-хәлләрне белдерә.

Рәшидәне күрүгә, чыраендагы битарафлык галәмәтләре юкка чыгып, күзләрендә, иреннәрендә сөенеч чаткысы кабына торган иде. (5, "Мендем биек тауларга", 200)

- Йә Евгенийга барам, йә бөтенләй кияүгә чыкмыйм, - ди торган иде. (5, "Мендем биек тауларга", 200)

Заһир абый сарайның агач сырлар белән бизәлгән капкасын ябып куя торган иде. (1, "Көндәшләр", 16)

Кыскасы, аңа барган саен без рәхәтләнеп ял итеп кайта торган идек. (1, "Сары тюльпаннар", 39)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгак.

Тел - тарихи күренеш. Ул җәмгыятьтәге иҗтимагый-тарихи вакыйгалар белән һәрвакыт һәм һәрдаим тыгыз бәйләнештә була. Әдәби телнең үсешендә һәм формалашуында язучының, шагыйрьнең дә йогынтысы көчле. Язучының теле - ул халык теленең язучы тарафыннан иҗади эшкәртелгән индивидуаль чагылышы. Язучының телен өйрәнү аның образларын, геройларын, идеяләрен, индивидуаль үзенчәлекләрен, сүз белән сурәт ясау осталыгын тирәнтен аңларга ярдәм итә.

Фәнни эшебез Мәдинә Маликова әсәрләрендә  үткән заман хикәя фигыльнең формаларын, аларның мәгънәләрен һәм семантикасын тикшерүгә багышланды.

 Язучының әсәрләрендә кулланылган үткән заман формаларын анализлап, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Үткән заман хикәя фигыльләр аналитик һәм синтетик юл белән белдерелә ала. Беренче бүлектә заман категориясе турында гомуми мәгълүмат бирелде, галимнәрнең заман категориясе, аның белдерелү юллары турында фикерләре китерелде.

2. Икенче бүлектә М.Маликова әсәрләрендә теркәлгән -ды формалы билгеле  һәм -ган формалы нәтиҗәле үткән заман формалары тикшерелде. Ике кушымча да төрле мәгънәләргә ия. -ды формалы билгеле үткән заман тикшерелгән әсәрләрдә нигездә үзенең парадигматик мәгънәсендә, ягъни сөйләү моментыннан алда, бер тапкыр булган, категорик (= билгеле) үткән заман эш-хәлләрне белдерә. Контекстта вакытка һәм урынга ишарә  итә торган сүзләр дә кулланыла ала: К и ч ә  дә  көн  б у е  авызыңа бер валчык кермәде. (6, "Кызыл гөл", 120); Ш у н д а  тагын Ирина белән очраштым. (1, "Узма, гомер!", 121). Вакыйгаларның эзлекле үсешен тасвирлау кирәк булганда да, автор әлеге фигыльләрне файдалана: Ә без үстек, шәһәргә киттек, аннан аяк башларын ике якка каратып йөрергә өйрәнеп кайттык.

    -ган кушымчалы форма үткән, әмма нәтиҗәсе хәзерге заман өчен актуаль булган эш-хәлләрне белдерә: Сукмак кырыенда карның өсте челтәрләнгән. ... Дөрес, биредә ул шәһәрдәге кебек каралмаган, пычранмаган, тик тоныкланган, басылган, авырайган. (1, "Кар сулары", 5 бит). Шунысы игътибарга лаек: М.Маликова әсәрләрендә -ган/-гән//-кан/-кән формасы, сөйләүче үзе күрмәгән процессларны белдергәндә, имеш, дип сөйләделәр, диләр кебек сүзләр белән кулланыла: Бик кыйбатка сатып алынган картиналарның берсе музейдан урланган, и м е ш... Сочи тирәсендәге зур йортлары өчен үзара тыныша алмагач, банк хуҗасын үтереп ташлаганнар, бу эштә хатынының кулы уйнаган, и м е ш... (5, "Өермә", 142);)

Икенче, өченче заттагы фигыль сөйләүче үзе күрмәгән, катнашмаган эш-хәлне белдерсә, беренче затта килгән фигыль үтәүченең (шул ук сөйләүче дә) ихтыярыннан тыш үтәлгән процессны белдерә: Аңламаганмын, уйламаганмын, кадерен белеп җиткермәгәнмен. (6, "Фидая", 255); Алдагы җөмләләрдә, безнең уйлавыбызча, -ган кушымчалы үткән заман -ды формасы урынына кулланылган:

Без бит ул хакта беркемнән рәтләп ишетмәгән, бернәрсә укымаган. (6, "Фидая", 253); Хатын ничек карар бит әле, аның белән киңәшмәгән. (6, "Фидая", 276).

3. Өченче бүлектә аналитик формалар каралды, алар иде ярдәмче фигыле белән ясалалар: -а/-ә, -ый/-и иде (тәмамланмаган үткән заман), -ган/-гән, -кан/-кән иде (күптән үткән заман), -а/-ә/-ый/-и торган иде (кабатлаулы үткән заман). Бу формалар борынгы һәм урта гасыр язма истәлекләрендә дә актив кулланылганнар.

Тикшерелгән тел фактлары күрсәткәнчә, Мәдинә Маликованың үткән заман формаларын куллланудагы үзенчәлеге шунда: автор бер контекстта, хәтта бер үк җөмләдә төрле заман төрен куллана. Бер мисалга игътибар итик:

Өченче көннең кичендә, кинога билет алганда очраштырды аларны язмыш. Кыз заманча киенгән иде: кара юбка, телогрейка, олтанлы итекләр. Ак береты астыннан чәч бөртекләре чыгып тора - кыз аларны төнгә каршы юеш чүпрәккә  урап куя торган булгандыр, күрәсең. (1, "Бер күрүдә яраттым", 72)

Күргәнебезчә, бер контекстта гына да ничә заман формасы кулланылган. Бу күренешне авторның шәхси алымы дип аңларга кирәк. Үткәндәге күренешләрне, эш-хәлләрне хәзерге заманга күчереп, М.Маликова әсәрнең тел тукымасына ќанлылык, экспрессия өсти, укучыда кызыксындыру уята.

Әдибәнең үткен каләме җәмгыятьнең социаль якларын, персонажларның үзенчәлекле рухи дөньяларын сәнгатьчә ачып бирә. Моңа автор әсәрнең идея һәм эчтәлеге, күтәрелгән проблемаларны тиешле тел үзенчәлекләрен туры китереп сурәтли белүе, ягъни төрле сурәтләү алымнары белән берлектә морфологик категорияләрне (шул исәптән фигыль формаларын) үз әсәрләрендә урынлы файдалануы аркылы ирешүе, бу эшнең остасы булуын күрсәтә.

Без бу фәнни эшебездә Мәдинә Маликова әсәрләрендә кулланылган үткән заман формаларын лингвистик яссылыкта һәм эзлекле итеп яктыртырга тырыштык.

Хәзерге заман язучыларның тел үзенчлекләрен тикшерү юнәлешендә күп кенә хәл ителәсе мәсьәләләр бар икәнлеге ачыкланды. Алар татар тел белемендә, һичшиксез, чагылыш табарга тиеш.

 

 

 

 

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К. З., Сәгыйтов М. А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.. - Казан: КДПИ, 1972. - 119 б.

Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан, 1974. - 336 б.

Мөхәмәдиев Р. Газаплы һәм татлы мәхәббәт. // М.Маликова. Бер күрүдә яраттым (кереш сүз). - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - Б. 3-4.

Нуриева А. Х. Төрле наклоненияләрдәге фигыльләрнең заман белән төрләнүенә карата// Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре. - Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 1959. - Б. 166 - 194.

Татар грамматикасы. Т. II: Морфология. - Мәскәү - Казан, 2002. - 448 б.

Татар грамматикасы. Т. III: Синтаксис. - Мәскәү - Казан, 1999. - 512 б.

Тумашева Д. Г. Татарский глагол. - Казань: Изд - во Казанского ун-та, 1986. - 187 с.

Хәзерге татар әдәби теле (Лексика. Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография. Морфология). - Казан, 1965. - 299 б.

ЧЫГАНАКЛАР

Маликова М. Бер күрүдә яраттым: Хикәяләр, повестьлар. / М.Маликова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 447 б.

Маликова М. Басып сайрар талы бар: Роман. / М.Маликова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. - 320 б.

Маликова М. Шәфкать: Роман һәм повестьлар. / М.Маликова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 448 б.

Маликова М. Алтын ятьмә. / М.Маликова. - Казан: Матбугат йорты, 2001. - 368 б.

Маликова М. Өермә: Роман, повестьлар. / М.Маликова. - Казан: Татарстан газет-журнал нәшр., 2003. - 352 б.

         Маликова М. Кызыл гөл: Романнар. / М.Маликова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. - 414 б.

        

У вас нет прав для создания комментариев.