
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 12.05.2014 17:36
- Автор: Динара
- Просмотров: 4262
Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы гомуми белем бирү мәктәбе”
3нче сыйныфның рус төркемендә
“Шәүкәт Галиевнең “Кунаклар” шигыре. Кыстау формалары” темасы буенча сингапур технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес планы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хилазова Динара Хафиз кызы
2014 нче ел
Тема: Шәүкәт Галиевнең “Кунаклар” шигыре. Кыстау формалары.
Максат: 1) Ш.Галиевнең “Кунаклар” шигыре белән таныштыру; 2) кыстау формаларын кулланып сөйләм оештыра белү, логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү; 3) үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова. Күңелле татар теле. 3нче сыйныф өчен дәреслек. 2013ел., проектор, биремле карточкалар.
Дәрес барышы.
|
а) Исәнләшү ( Хәл сорашу. Бер-берсенең кул бирешеп исәнләшүе). б) ишетеп аңлау күнегүләре: Тыңлагыз. W авазы булган сүзләрне әйтегез: Тавык, вагон, бавырсак, велосипед, автобус, авыл. Тыңлагыз, артык сүзне әйтегез: Кош теле, бәлеш, өчпочмак, кашык, кыстыбый, чәкчәк. |
||||||||||||||||||||||
|
а) өй эшен тикшерү (кыстау һәм рәхмәт әйтү формаларын ятларга иде). Кыстау формалары:
Мактау һәм рәхмәт әйтү формалары:
б) татар халык ашларын кабатлау. 1нче номерлы укучылар папкадан кәгазь битләре алыгыз, бер-берегезгә таратыгыз. Һәрберегез татар халык ашларының исемнәрен язып чыгыгыз. |
а) Raund Table. ( укучылар 1:2:3:4:1 структурасы белән бер кәгазь битендә генә чиратлашып кыстау һәм рәхмәт әйтү формаларын язалар). 2нче номерлы укучылар җавап бирә.
б) Stir the Class (“Бас! Иптәшеңне тап! Өстә!” структурасы). 1нче номерлы укучылар папкадан кәгазь битләре алалар, бер-берсенә тараталар. Һәрберсе татар халык ашларының исемнәрен язып чыгалар. Аннан соң укучылар сыйныф буенча йөреп парлар табалар һәм кәгазь битләрендә булмаган ризык исемен өстиләр. 3нче номерлы укучылар җавап бирә. |
|||||||||||||||||||||
|
“Бу нәрсә?” Презентациядәге кроссвордны чишү. Нинди сүз килеп чыкты? (кунаклар). Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (кунаклар чакыру, аларны кыстау). |
||||||||||||||||||||||
|
Мин шигырьне укыйм, сез тыңлагыз һәм китаптан укыгыз. Тагын мин укыйм, ә Саша тактада рәсем ясый. Хәзер китапны ябып куябыз. Шигырьдә мондый җөмләләр бармы? Таблицаның “до” ягын тутырыгыз.
Ә хәзер таблицаның “после” ягын тутырыгыз. |
Anticipation-Reaction Guade Укытучы шигырьне укый, укучылар китап буенча карап баралар, бер укучы тактада шигырь буенча рәсем ясый. Аннан соң таблицаның “до” ягы тутырыла. Шигырь бөтенләй анализлангач, таблицаның “после” ягы тутырыла.
|
|||||||||||||||||||||
|
Хәзер ял итеп алабыз. |
Corners (“почмаклар”) 1нче күнегүне эшләү. Укытучы ризык исемен әйтә, укучылыр почмакларга йөгерәләр (“ашыйбыз” почмагы, “эчәбез” почмагы).
|
|||||||||||||||||||||
|
Ситуатив күнегү. Бүген сезгә кунаклар килә. Кара-каршы бер-берегезне сыйлагыз, кыстау һәм рәхмәт формаларын кулланыгыз. Берничә диалог тыңлана. |
Relly Robin (кара-каршы сөйләшү) 1, 2нче укучылар – кунаклар. 3, 4 нче укучылар – хуҗалар. (укучылар партадагы рәсемнәрне кулланып диалог төзиләр) |
|||||||||||||||||||||
а) өй эше бирү. б) билгеләр кую. |
1) шигырьне ятларга; 2) шигырьгә рәсем ясарга. |


