
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 13.04.2014 06:30
- Автор: Альсина
- Просмотров: 6262
1. Полное название школы - МБОУ «Черемшанский лицей»
2. Название разработки. Ф.Яруллин «Туган ягы кирәк кешегә»
3. Данные автора:
Ф.И.О. – полностью – Халиуллина Альсина Раисовна
категория, если есть - I квалификационная категория
должность - учитель
4. Год - 2014
Тема. Фәнис Яруллинның “Туган ягы
кирәк кешегә” шигыренә анализ.
Максат. 1. Шигырьне тикшерү нигезендә шагыйрьнең күңелен борч
2. Сәнгатьле уку серлә-
ренә төшендерү, иҗади фикерләүне үстерү өчен шартлар тудыру.
3. Шигъри материал аша эстетик тәрбия бирү; туган илгә мәхәббәт, тормышта намуслы яшәргә омтылыш тәрбияләү.
Җиһаз. Шагыйрь Ф.Яруллинның портреты, видеомагнитафон тасмасында җыр ”Чирмешәнем”, модель өчен сүзләр тасмасы.
Материал.1.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту татар әдәбиятын укыту программасы. - Казан : Тат.кит. нәшр., 2011.
2.Башлангыч татар мәктәбе-
нең 4 нче сыйныфында укучы татар бала- \ ларына уку китабы. – Казан : “Мәгариф”
нәшрияты, 2006.
3. Яруллин Ф.”Шәфәкъ ва-
кыты” – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2003.
Дәрес планы.
I. Оештыру.
Исәнләшү, сыйныфның дәрескә әзерлеген тикшерү, кереш әңгәмә.
II. Өй эшен тикшерү.
1.Ф.Яруллин турында белгәннәрне искә төшерү.
2.“Тугры дус”, ”Рәхәт тә соң!”, ”Сорау һәм җавап” шигырьләрен
сәнгатьле уку.
III. Яңа материалны үзләштерүгә хәзерлек.
1.Видеомагнитофон тасмасыннан “Чирмешәнем” җырын тыңлау.
2.Туган як турында әңгәмә.
3.Уку мәсьәләсен кую. - Бүген нинди темага сөйләшербез? Кем иҗатына бәйләп? - “Сорау һәм җавап” шигырендә шагыйрь нинди сорау куя?
- Бу сорауга җавапны кайдан эзләрбез?
IV. Яңа материалны үзләштерү.
1.Уку мәсьәләсен кую.
- Без бүген сезнең белән нинди темага сөйләшербез? (туган як темасына)
- Ә туган як турында кем шигырьләренә бәйләп сөйләшербез соң? (Ф.Яруллин шигырьләренә)
2.Уку мәсьәләсен чишү.
Ф.Яруллинның ”Туган ягы кирәк кешегә” шигырен эчтән уку, мәгънәле кисәкләргә бүлеп җавап эзләү. Җавапны модельләрдә күрсәтү. (Төркемнәрдә эш)
а) I строфа буенча эш. (Һәр төркем паузаларны билгеләп, синхрон укырга әзерләнә.)
- Ни өчен туган як төшкә керә?
- Ни өчен сагыналар?
- Матурлыкны нинди чаралар кулланып күрсәткән? (Нәтиҗә ясала, үзбәя)
ә) II строфа буенча эш. (Һәр төркем паузаларны билгеләп, синхрон укырга әзерләнә)
- Туган як ни өчен кирәк?
- Кеше кайчан шатлана?
- Сез үзегез кайчан шатланасыз?
- Эпитетларны табыгыз. (Нәтиҗә ясала,үзбәя)
3. Физминутка. Ф.Яруллин сүзләре, В.Әхмәтшин көе “Рәхмәт сезгә” җыры
укучылар тарафыннан башкарыла. (Җыр көенә хәрәкәтләнү)
б) III строфа буенча эш. Телдән рәсем ясау. (Күзләрен йомып, укытучы укыганны тыңлыйлар)
- Кем күз алдына килде?
- Күңел кайчан тупаслана?
- “...хисләренә тузан кунган” дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (Нәтиҗә, үзбәя)
в) IV строфа буенча эш. (Һәр төркем эчтән укый һәм эчтәлеге буенча сораулар әзерли)
- Туган як ни өчен кирәк?
- Кемгә кирәк?
- Нинди синонимнар кулланган?
- Үзегез нинди синонимнар өстәр идегез?
3. Сүзлек өстендә эш.
4. Нәтиҗә. (Укучылар шигырьгә гомуми нәтиҗә ясыйлар, үзбәя)
V-VII. Яңа материалны ныгыту, системага салу, гомумиләштерү.
1. Шигырьнең соңгы строфасыннан логик басымнарны һәм паузаларны аңлату.
2. Конкрус ”Кем остарак?”
IX. Йомгак һәм анализ.
- Ф.Яруллинның ”Туган ягы кирәк кешегә” шигыреннән нинди сорауга җавап эзләдек?
- Нәрсә белдек?
- Нинди нәтиҗәләр ясадык?
X. Өй эше.
1. Шигырьне ятларга.
2. “Минем туган ягым” темасына рәсем ясарга.
3. Үзләренә шигырь язып карарга тәкъдим ителә.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әзер булсагыз дәресне башлыйбыз.
II. Өй эшен тикшерү.
1.Ф.Яруллин турында белгәннәрне искә төшерү.
- Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән нинди язучының шигырьләре белән таныштык? (Ф.Яруллин шигырьләре белән)
- Ф.Яруллин турында нәрсәләр беләсез?
2.Ф.Яруллинның “Тугры дус”, ”Рәхәт тә соң!”, ”Сорау һәм җавап” шигырьләрен сәнгатьле уку.
- Узган дәрестә сезгә, өй эше итеп, нәрсә эшләргә бирелгән иде? (Укучылар шигырьләрне сәнгатьле итеп укыйлар, бәя бирәләр)
III. Яңа материалны үзләштерүгә хәзерлек.
1. Видеомагнитафон тасмасыннан “Чирмешәнем” җырын тыңлау.
- Дусларым, ә хәзер игътибарыгызны телевизорга юнәлтегез, ял итеп, җыр тыңлап алыйк. (“Чирмешәнем” җыры тыңланыла)
2. Туган як турында әңгәмә.
- Җыр нәрсә турында? (Чирмешәнебез, ягъни туган ягыбыз турында)
- Ә сез туган ягыбыз турында нәрсәләр беләсез? (Уукучыларның җаваплары тыңланыла һәм берничә җөмлә белән укытучы йомгак ясый)
- Әйе, Чирмешәнебезгә быел 275 ел тулды. Аның урынында башта Чирмешән кирмәне генә була. Хәзер районыбыз шәһәрләргә тиң булып үсте, матурланды. Чирмешән турында күбрәк белергә теләсәгез, районыбыз тарихчысы С.А.Фраловның китапларын укыгыз.
IV. Яңа материалны үзләштерү.
1. Уку мәсьәләсен кую.
- Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән нинди темага сөйләшербез? (туган як темасына)
- Ә туган як турында кем шигырьләренә бәйләп сөйләшербез соң? (Ф.Яруллин шигырьләренә)
- Дөрес, без бүген Ф.Яруллинның ”Туган ягы кирәк кешегә” шигырен укып, шагыйрьнең күңелен борчыган сорауга җавап эзләрбез. Өй эшен тикшер-гәндә үк без ул сорауны эзләп таптык һәм үзебезгә теркәп куйган идек. Искә төшерегез әле, шагыйрь, “Сорау һәм җавап”, шигырендә нинди сорау куя? (Кеше булып яшәр өчен нәрсә кирәк кешегә?)
2. Уку мәсьәләсен чишү.
-Укучылар, шигырьне эчтән укыгыз, мәгънәле кисәкләргә бүлеп җавап эзләгез. Җавапны модельләрдә күрсәтегез. (Төркемнәрдә эш)
а) I строфа буенча эш.
- Һәрберегез I строфаның паузаларын билгеләп, синхрон укырга әзерләнегез. (I cтрофа укыла)
- Укучылар, ә хәзер I строфаның үзәгенә, ягъни эченә кереп карыйк. Ни өчен туган як төшкә керә? (сагынганга)
- Ә ни өчен туган як сагындыра? (матур, якын, кадерле булганга)
- Ә матурлыкны автор нинди чаралар ярдәмендә күрсәткән? (зәңгәр, аяз, биек-эпитетлар ярдәмендә)
ә) II строфа буенча эш. (Һәр төркем паузаларны билгеләп, синхрон укый)
- II строфаны сәнгатьле итеп укып чыктыгыз, инде сорауларга җавап бирегез.
- Кешегә туган ягы ни өчен кирәк икән? (шатланыр өчен)
- Ә кеше кайчан шатлана? (зур уңышка ирешкәч)
- Сез үзегез кайчан шатланасыз?
- Бу строфадан да эпитетларны табыгыз. ( зур, матур)
3. Физминутка. Ф.Яруллин сүзләре, В.Әхмәтшин көе “Рәхмәт сезгә” җыры укучылар тарафыннан башкарыла. (Җыр көенә хәрәкәтләнү)
б) III строфа буенча эш. Телдән рәсем ясау.
- Укучылар, күзләрегезне йомыгыз һәм мин укыганны тыңлагыз. (Укытучы
III cтрофаны укый)
- Сезнең күз алдыгызга кем килде? (әни, әти, туганнар)
- Минем сезгә тагын мондый сорау бирәсем килә. Уйлагыз әле, кеше күңеле кайчан тупаслана? (чит җирләрдә озак йөргәч, авырлыклар кичергәч, күпне күргәч)
- Шигырьдә “Тузан кунса яшьлек хисенә” дигән юл бар. Сез аның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
- III строфага нәтиҗә ясап нәрсә әйтә аласыз? (кешегә сафлану өчен туган ягы кирәк)
в) IV строфа буенча эш. (Һәр төркем эчтән укый һәм эчтәлеге буенча сораулар әзерли)
- Соңгы строфаны барыгыз да укып чыктыгызмы? Ә хәзер мондый бирем: һәрберегез эчтәлек буенча сораулар әзерли.
- Туган як ни өчен кирәк? (яшәр өчен көч алырга)
- Кемгә кирәк? (олысына, кечесенә)
- Шагыйрь нинди синонимнар кулланган? (мәрхәмәтле, ямьле, мәхәббәтле)
- Үзегез нинди синонимнар өстәр идегез? (кадерле, матур)
4.Сүзлек өстендә эш.
Мәрхәмәтле - шәфкатьле, йомшак күңелле (милосердный)
Ямьле - матур
Мәхәббәтле - яраттыра торган
5.Нәтиҗә.
- Менә сөйләшкәннәребезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте.
- Иң беренче эш итеп модельләрне тактада күрсәтик.
Туган як кирәк
|
Яшәр өчен |
Шатланыр өчен |
Сафланыр өчен |
Уңышларга ирешер өчен |
Сагыныр өчен |
- Сез инде туган якның ни өчен кирәклеген белдегез. Ул безгә бик кадерле. Аны саклар, яклар өчен без әзер булырга тиешбез. Ә аны нинди кешеләр генә яклый, саклый ала соң? (чын кешеләр)
- Ә чын кешеләр нинди була соң? (саф күңелле, илен яратучы, сагынучы; уңышларга ирешә белүче, көчле рухлы кешеләр)
- Әйе, андый адымны кешелек сыйфатлары булган кешеләр генә башкара ала. Димәк, кеше булып яшәр өчен, нәрсә кирәк кешегә? (кешелеклек- человечность)
V-VII. Белемнәрне ныгыту, системага салу, гомумиләштерү.
1. Шигырьнең соңгы строфасындагы басымнарны һәм паузаларны аңлату. (/-кыска пауза, //-озын пауза, ///-сөйләм азагындагы пауза)
Яшәр өчен / бетмәс көч алырга /
Олысына һәм дә кечегә,-//
Мәхәббәтле, /ямьле, /мәрхәмәтле, /
Туган ягы кирәк кешегә.///
- Укучылар, шигырьнең соңгы строфасы тактага язылган, логик басымнар һәм паузалар куелган. Шуларны аңлатыгыз.
2. Конкурс ”Кем остарак?”
- Ә хәзер шушы строфаны кем остарак укыр? (Укучылар укыйлар, үзбәя)
IX. Йомгак һәм анализ.
- Укучылар, Ф.Яруллинның әлеге шигыреннән нинди сорауга җавап эзләдек?
- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?
- Нинди нәтиҗәләр ясадык? (Үзбәя, билгеләр кую)
X. Өй эше.
- Дәресебез ахырына якынлашты, димәк, көндәлекләргә өй эше язар вакыт җитте. (Көндәлекләргә өй эше языла, билгеләр куела)
1. Шигырьне ятларга.
2. “Минем туган ягым” темасына рәсем ясарга.
3. Шушы темага шигырь язып карарга. (Терәк сүзләр язылган карточкалар тәкъдим ителә)
- Укучылар, дәрес тәмам, саубулыгыз.


